15 апрель 2015 яңалыклары
-
Татарстанда апрельнең 14 көнендә юл һәлакәтләрендә 16 кешенең гомере өзелгән
Җәрәхәтләнүчеләр, имгәнүчеләр саны - 148 ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе китергән мәгълүматларга караганда, апрельнең 14 көнендә республикада кешеләргә турыдан-туры бәла-каза китергән 134 юл һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә, 16 кешенең гомере фаҗигале төстә тәмамланган, тагын 148 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән. Казанда килеп чыккан 67 һәлакәттә 5 кеше үлгән, тән казасы күрүчеләр...
-
19 апрельдә Азнакай муниципаль районы авыл берәмлекләрендә үзара салым буенча референдумнар узачак
Мәгълүм булганча, 19 апрельдә Азнакай муниципаль районы авыл берәмлекләрендә үзара салым буенча референдумнар узачак. Хөкүмәтнең 2013 елда дөнья күргән үзара салым туплау турында карары узган елдан гамәлгә кереп, аның нигезендә муниципаль район берәмлекләрендә халыкның салым җыюга ризалыгын алу - референдумнар үтеп, бергәләп киңәшеп, аның суммасы билгеләнде, кичекмәстән башкарыласы эшләр барланды....
-
Узган атнада Азнакай районында алты җинаять кылынган
Узган атнада җирлегебездә барлыгы алты җинаять кылынган, аларның барысы да ачылган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге начальнигы Илдар Шакиров белдерүенчә, 7 апрель көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре Азнакай-Дүсем юлында "Газель" машинасын тикшергәндә Казахстан Республикасында җитештерелгән, тиешле документлары булмаган 88 шешә алкоголь продукциясенә юлыга. Спиртлы эчемлекләр конфискацияләнгән, шофер административ җаваплылыкка...
-
Азнакайда җиңү бәйрәменә җитди әзерлек бара
Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган атналык киңәшмәнең чираттагысын Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, узган айда булган мөһим эш-чараларны анализлаудан, тәбрикләүдән башлады. Илебез гаять зур вакыйга алдында тора: Бөек Җиңүнең 70 еллыгына да санаулы көннәр калып бара.. Аңа районыбызда да киңкырлы әзерлек бара. Әйтергә кирәк, ул һәркайсыбыз алдына зур бурычлар...
-
ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев азнакайлыларны кабул итәчәк
17 апрель көнне 10.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев халыкны кабул итә. Алдан язылу өчен тел.: 7-01-92.
-
Азнакайда хезмәтне саклауга багышланган брейн-ринг бара
28 апрель - Халыкара хезмәтне саклау көне уңаеннан ел саен районда предприятие-оешмалар арасында хезмәтне саклау, техника куркынычсызылыгына багышланган брейн-ринг үткәрелә. Бу көннәрдә Яшьләр үзәгендә сайлап алу турлары бара. Командалар визит карточкаларын, эш урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләренең ничек саклануы турында видеороликлар күрсәтәләр, янгын сүндергечтән куллану, беренче медицина ярдәме күрсәтү кебек биремнәрдә осталыкларын...
-
Татарстан җыелмасы “WorldSkills Russia 2015” Идел буе федераль округы чемпионаты ярымфиналында җиңү яулады
Ярымфиналда Идел буе федераль округының 13 төбәге катнашты Татарстан Республикасы җыелма командасы Самарада 9-12 апрель көннәрендә уздырылган "WorldSkills Russia 2015" Идел буе федераль округы чемпионаты ярымфиналында җиңүгә лаек булды. Анда Идел буе федераль округының 13 төбәге катнашты. Ярышлар 11 һөнәр буенча үткәрелде. 16 кешедән торган Татарстан командасы, төгәлрәге, 18-22 яшьтәге...
-
Азнакай районында Айнур Гарифуллин истәлегенә ир-атлар арасында XIV волейбол турниры үтте
Узган атнада Актүбә бистәсендә Айнур Гарифуллин истәлегенә ир-атлар арасында XIV волейбол турниры үтте. Ярышларда катнашкан 12 команда арасыннан Азнакайның җыелма командасы пъедесталның беренче баскычына күтәрелсә, "ТатнефтьРемСервис" җәмгыяте, "Азнакайнефть" идарәсе, Туйкә авыл җирлеге командалары 2, 3, 4 нче урыннарны бүлеште.
-
Быел Азнакайда 10 тукталыш алыштырылачак
Шәһәребез елдан-ел матурлана, төзекләнә. Менә быел да язга чыгу белән иске тукталышларны сүтә башладылар. Яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы производство предприятиесе тиздән үзәк урамнарга заманча павильоннар урнаштыра башлаячак. Быел барлыгы 10 тукталыш алыштырылачак.