15 март 2016 яңалыклары
-
19 март көнне Әлмәт шәһәренең “Татнефть” спорткомплексында милли көрәш буенча XI яшүсмерләр турниры уздырыла
19 март көнне Әлмәт шәһәренең "Татнефть" спорткомплексында РФ һәм ТРның Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зөфәр Шәйдуллинның якты истәлегенә багышлап милли көрәш буенча XI яшүсмерләр турниры уздырыла. Әлеге бәйгедә спортчыларыбыз һәрдаим катнашып, призлы урынныр яулыйлар. Агымдагы елда мәртәбәле турнирда Азнакайдан 1998-2000 елгы 25 яшь көрәшче бил алышачак.
-
Актүбәнең яшь волейболчылары – беренче!
Бөтенроссия спартакиадасы кысаларында мәктәп укучылары арасында ярышлары дәвам итә. Районыбызның яшь спортчылары һич сынатмыйлар. Әле күптән түгел йөзү буенча призлы урыннар белән куандырган иделәр. Бөгелмәдә узган волейбол турнирында Актүбә 2 нче мәктәбе командасы (малайлар) - беренче, 5 нче мәктәп командасы (кызлар) икенче урынны яулады.
-
Азнакайда үзешчән сәнгать смотр-конкурслары башлана
16 марттан Мәдәният йортында районыбыз предприятеләре, оешмалары арасында үзешчән сәнгать смотр-конкурслары башлана. Быел ул Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга, Россиядә кино елына һәм районыбыз оешуга 85 ел тулуга багышлана.
-
Сак бул! Социаль челтәрләрдә кырыгалдарлар “йокламый”
Сер түгел, бүген социаль челтәрләр тормышыбызга шулкадәр нык үтеп керде ки, аннан башка яшәүне күз алдына китерә алмаучылар да бар. Кайчак үзебез дә аңламыйча, Интернетта кирәгеннән артык шәхси мәгълүмат калдырабыз. Анда адресларыбыз, телефон номерларыбыз да, башка шәхси мәгълүмат та ярылып ята. Ә челтәрнең "теге ягында" бу шәхси мәгълүматларны мошенниклар үз...
-
Коточкыч: 6 яшьлек бала башына боз төшкән
Сабыйны умырткалары сынып хастаханәгә алып киткәннәр. Бу хәл Стәрлетамакта була. Мондый очрак шәһәрдә беренче тапкыр гына булмый. Соңгы ун көн эчендә бу инде икенче куркыныч очрак.
-
Азнакайда “Нәүрүз” бәйрәме уза
Төрки халыкларның борынгыдан килгән кышны озату, язны каршылау бәйрәме - "Нәүрүз" якынлаша. Ул Азнакайда 18 мартта 9.00 сәгатьтә Мәдәният йорты, Актүбә бистәсендә 19 мартта 10.00 сәгатьтә базар каршындагы мәйданнарда узачак. Азнакайлыларны уен-җыр, күңелле тамаша көтә. Шулай ук авыл хуҗалыклары катнашында ярминкә оештырыла.
-
Язгы кыр эшләре. Без чәчүгә әзер
Бүгенге көндә районда кыр эшләренә ныклы әзерлек эшләре бара. Быел бөртеклеләр - 57, 6 мең гектарда, шул исәптән кукуруз - 4,2 мең, майлы культуралар ( рапс, көнбагыш, соя, рыжик) - 10,4 мең гектарда чәчеләчәк. Мәгълүм булганча, бу елда нәкъ менә югары табышлы майлы культуралар чүчүгә аеруча игътибар биреләчәк. Чәчүгә 13,9...
-
Азнакайлылар кышны озата. Мәздәният йорты мәйданы да бәйрәм авазларыннан гөрләп торды
Борын-борынгыдан рус халкы кышны озатып һәм язны каршылап, "Масленица" бәйрәме уздырган. Ул уен-җырга бай булган. 12 мартта шәһәребезнең Мәздәният йорты мәйданы да әлеге бәйрәм авазларыннан гөрләп торды. Өлкәннәр дә, балалар да сәнгать осталарыбызның концертын тыңлады, төрле уеннарда күңел ачты, карачкы янында әйлән-бәйлән әйләнде, майлы коймак белән чәй эчте. "Калинушка" һәм...
-
Ел әйләнә киштәдә “каен бөреләнә”
Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тикшерү вакытында Актүбә бистәсендәге "Миләш" кибетендә 100әр миллилитрлы 108 флакон каен бөресеннән ясалган косметик лосьонга тап булып, әлеге товарны сатудан алалар. Бу факт буенча Госалкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы административ тикшерү үткәрә. Сер түгел, күпләребезнең кибетләрдә сәрхүшләрнең төрле косметик матдәләр сатып алуына тап булганы бар....