15 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Нефтьчеләрдән Яңа ел бүләге
Районда яшь буынның сәламәтлеген саклау, буш вакытын файдалы уздыруны истә тотып, төрле объектлар ачыла, зур спорт чаралары уздырыла. Яңа елга санаулы гына көннәр калганда Актүбә эшчеләр бистәсенең 9нчы кварталында яшәүчеләрне сөендереп, яңа хоккей корты файдалануга тапшырылды. Бу нефтьчеләрнең хоккей спорты яратучыларга ясаган унберенче бүләге. Шуны да әйтергә кирәк, Актүбәдә ачылган...
-
Гыйләҗев Илдус Сабир улын 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз
Урсай авылында туып үсеп, хәзерге көндә Туйкә авылында гомер итүче абыебыз Гыйләҗев Илдус Сабир улын 70 яшьлек юбилее белән котлыйбыз. Гомернең озынын, сәламәтлекнең ныгын, бәхетнең зурын, балаларыңның игелеген, куанычын күреп, оныкларыңа шатланып, сөенеп яшәвеңне телибез. Иң изге теләкләр белән: сеңлең Рузалия, киявең Әдип, балалар
-
Хисмәтов Нәфис Әхмәтхан улына 17 гыйнвар көнне 65 яшь тула
Тымытык авылында яшәүче кадерле әтиебез Хисмәтов Нәфис Әхмәтхан улына 17 гыйнвар көнне 65 яшь тула. Әтиебез 40 ел УПТЖ оешмасында эшләп, лаеклы ялга чыкты һәм бүгенге көндә дә Агрофирма оешмасында хезмәт итә. Һәркемгә ачык, ярдәмчел безнең әти, бик намуслы, эшчән, эшен җиренә җиткерүчән. Әниебез Гөлфия белән 45 ел матур гына...
-
Азнакай район терлекчеләре көнгә 91 тонна сөт савып алалар
Бүгенге көндә ул хуҗалыкларның табыш чыганагы да. Район буенча көнгә 91 тонна сөт савыла. Бу узган елга караганда 3,5 тоннага артыграк. Аеруча Габдрахманов КФХ, Х.Мөстәкыймов исемендәге, "Таллы Бүләк" хуҗалыкларында, "Союз-Агро" һәм "Азнакай" агрофирмаларында күрсәткечләр югары.
-
Азнакай терлекчеләре узган елга йомгак ясый
Кыш - авыл хуҗалыгында җаваплы чор. Продукциянең күләме малларны ничек ашатуга, нинди шартларда тотуга бәйле. Бүген Ирекледә узучы семинар-киңәшмәдә нәкъ шушы мәсьәләләр күтәрелә. Мондый семинарлар хуҗалыкларда терлекләрне кышлатуга күчкәннән башлап оештырыла.
-
Азнакай шагыйре Илдус Гыйләҗевка 70 яшь
Беренче шигырьләреннән үк үзен Җир улы итеп таныткан Илдус Гыйләҗев иҗаты дәрьядай ургып ага. Ул гомере буе туган халкына, туган ягына, туган теленә тугры булып яши. Әдәбиятта беркемне кабатламаган үз юлы, үз сүзе бар аның. Бүген безнең кунакханәдә кабатланмас олпат шагыйрь үзе. - Илдус абый, суы саекмас илһам чыганагын кайдан...