14 декабрь 2015 яңалыклары
-
Азнакайда ветераннарны хөрмәт итәләр
Җирлегебездә сугышны кичкән, тылда фидакарьлек күрсәткән мөхтәрәм өлкәннәребезне туган көннәре, истәлекле даталары уңаеннан тәбрикләүләр дәвам итә. Ватан Геройлары көнендә район башлыгы Марсель Шәйдуллин Чалпыда яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Фәхразый Кәримовның өендә булып, аны бөтен район халкы исеменнән котлап кайтты. Бу айда гына да 8 ветеранга район җитәкчелеге тарафыннан шундый кадер-хөрмәт...
-
Коточкыч авариядә мотоциклчының башы өзелгән
Бу хәл 12 декабрьдә М-7 автотрассасында - Биектау поселогы тирәсендә була. Чит ил машинасында 43 яшьлек ир кеше каршы як полосага чыга һәм "ИЖ Планета-5" мотоциклына килеп бәрелә. Анда рульдә 26 яшьлек егет була, авария нәтиҗәсендә аның башы өзелә. Һәлакәтне китереп чыгарган машина йөртүче исерек хәлдә булган һәм аның исәнлегенә...
-
Танылган боксчы Николай Валуев Азнакайда
Узган ял көннәрендә шәһәрдә "Чатыр-Тау Арена" спорткомплексында "Шифа" кубогына бокс буенча VII Бөтенроссия турнир үтте. Тантананың мәртәбәле кунаклары арасында бокс буенча дөнья чемпионы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Николай Валуев, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов һәм Татарстанның көньяк-көнчыгыш бокс Федерациясе президенты Сергей Игнатьев та бар иде....
-
Брейн-рингта Азнакай яшьләре коррупциягә каршы көрәште
"Мин ришвәтчелекне өнәмим һәм коррупция гамәлләрендә катнашмыйм" дигән исеме үк брейн-рингның эчтәлекле һәм кызыклы үтәчәгенә ишарә иде. Коррупциягә каршы эшчәнлекне координацияләү буенча район комиссиясе, район башкарма комитеты, яшьләр идарәсенең Яшьләр үзәге оештырган бу чарада 5 оешма- предприятие командалары катнашты. Әйтергә кирәк, бәйге кызу барды. Әлеге чарадагы кебек тормышта да зирәклек...
-
Спирты эчемлекләр белән законсыз кайда сәүдә итәләр?
Легаль булмаган алкоголь әйләнешенә каршы көрәш декадасы кысаларында дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль бүлеге законсыз спиртлы эчемлекләр әйләнеше буенча мәгълүмат туплый. Азнакай муниципаль районы территориясендә шикле спиртлы эчемлекләр сату күзәтелгәндә 7-05-07 телефонына шалтырату сорала.