14 октябрь 2014 яңалыклары
-
Азнакайның Җиңү паркында 800ләп агач утыртылган
Октябрь аенда агач утырту көне уздыру менә берничә ел инде Татарстаныбызда, шул исәптән Азнакайда да күмәк, изге йолаларның берсенә әверелде. Узган җомгада район башлыгы Марсель Шәйдуллин инициативасы белән район җитәкчеләре шәһәребезнең Җиңү паркына агач утыртырга чыктылар. Җомга көнне кылынган бу изге гамәлне Марсель Зөфәр улы бисмилла әйтеп башлады. - Илгә...
-
”Ел иреклесе” республика конкурсының район этабына йомгак ясалды
Бу дүшәмбедә Яшьләр үзәгендә "Ел иреклесе" республика конкурсының район этабына йомгак ясалды. Мөһим социаль проблемаларын хәл итүгә үзеннән өлеш кертүче яшьләр үсеп килүче буынга хәрби-патиротик тәрбия бирү, хәйриячелек, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, тирә-як мохитне, җәмәгатьчелек тәртибен саклау, тарихи һәйкәлләрне торгызу юнәлешләрендә эшләрен тәкъдим итте. "Елның ирекле проекты" номинациясендә "Урманнарны янгыннардан...
-
Азнакайда “IT-чемпион”нар арта
"IT-чемпион-2014" республика конкурсының беренче этабында Азнакайдан Искәндәр Шәфыйков иң күп балл җыйган - 911. Ул Азнакай 7 нче урта мәктәбендә белем алган, хәзер укуын Бөгелмә лицеенда дәвам итә. Шулай ук 2 нче мәктәптән Илгиз Шәфыйков (909 балл), 4 нче лицейдан Азамат Шәйдуллин (352 балл) да җиңүчеләр дип табылган. Җиңүчеләрне бүләкләү...
-
Азнакай-Тарсус дуслыгы елдан-ел ныгый
Азнакай-Тарсус дуслыгы елдан-ел ныгый. Ике арада салынган мәдәни багланышлар төрекләргә - татарларның, татарларга төрекләрнең сәнгате белән якыннан танышырга мөмкинлек бирә. Безнең район үзешчәннәре ел да тарсуслыларны җыр-моңнары белән сокландырып кайта. Бу атнада Азнакайга төрек эстрадасы йолдызы Кадир Сомир иҗатташ дуслары белән киләчәк. 18 октябрьдә 17.00 сәгатьтә шәһәр-район Мәдәният йортында, ә...
-
Азнакайда 17 яшьлек кыз югалган
Россия эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге ТРның Буа районы Түбән Наратбаш авылында 1996 елның 16 декабрендә туган, Азнакай районы Әлкәй авылында теркәлгән, 2014 елның 22 сентябрендә өеннән чыгып китеп хәбәрсез югалган Садыйкова Гөлинә Айзат кызын эзли. Аерым билгеләре: карап торышка 18-20 яшь, буе 155-160 см, тән төзелеше уртача,...
-
Азнакай прокуратурасы: иминият компаниясе ОСАГО килешүен төзүдән баш тартырмаска тиеш
Азнакай шәһәр прокуратурасына җирле иминият компанияләренең кулланучылар хокукын яклау закончалыкларын бозу фактлары буенча мөрәҗәгать итүчеләр бар. Иминият компанияләрендә ОСАГО килешүен төзегәндә мәҗбүри рәвештә башка хезмәтләр өчен дә түләтәләр. Әмма тиешле закончалыклар нигезендә иминият компаниясе ОСАГО килешүен төзүдән баш тартырга тиеш түгел. Килешү төзү өчен транспорт хуҗасына ОСАГО килешүе буенча гаризасы...
-
Пенсия фонды идарәсе начальнигы азнакайлыларның сорауларына җавап бирәчәк
15 октябрь көнне 16.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) районның Пенсия фонды идарәсе начальнигы Гөлнара Садыйкова халыкны кабул итә. Алдан 7-01-92 телефоны аша язылырга мөмкин.