14 август 2014 яңалыклары
-
Азнакайда яхшы күрсәткечләргә ирешкән 8 комбайнчыга сертификатлар тапшырылды
"Союз-Агро" ҖЧҖдә тырыш механизаторлар эшли. Кичә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин борчак басуында урып-җыюда яхшы күрсәткечләргә ирешкән 8 комбайнчыга сертификатлар тапшырып, олы рәхмәтен белдерде. Ә менә "HHW - 50" техникасында ашлык уручы Җәүдәт Әхмәтов берьюлы икешәр сертификатка ия булды. "Юлдаш" агитбригадасы артистлары дәртле җырлары белән игенчеләрнең кәефен тагын да күтәреп...
-
Азнакайда икътисадының бюджеттан тыш секторы эшчеләренең хезмәт хакы арта
Республика икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында хезмәт хакларының артуы турында хәбәр азнкайлылар күңеленә дә сары май булып ятар. Шушы көннәрдә республика профсоюзлар Федерациясе, эш бирүчеләрнең Координацион советы һәм Министрлар Кабинеты тарафыннан минималь хезмәт хакы турында килешү төзелеп, ул яшәү минимумы дәрәҗәсенә җиткерелде диярлек. Хәзер икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында иң...
-
Азнакайда ОСАГО буенча түгәрәк өстәл узачак
Халыкны борчыган төрле мәсьәләр буенча әледән-әле түгәрәк өстәлләр үткәрелеп тора. Чираттагысы кулланучыларның хокукларын яклау һәм ОСАГО буенча булачак. Кызыксындырган сорауларыгызны 21 августта 14.00-15.00 сәгатьләрдә 7-00-76 телефоны аша бирә аласыз.
-
Азнакайга Иркә һәм Ришат Төхвәтуллин килә
Шәһәребезгә танылган җырчыларның килүенә күнегеп беттек инде. Әле Сабантуйларда, бәйрәмнәрдә чыгыш ясыйлар, әле җәйге җыен үткәреп китәләр. 18 августта да кичке җиденче яртыдан башлап Татарстан мәйданында татар эстрадасы йолдызлары Иркә һәм Ришат Төхвәтуллин азнакайлыларга җырларын бүләк итәчәкләр.
-
Азнакайда “Мәктәпкә барырга ярдәм ит” хәйрия акциясе 18 августта үткәреләчәк
Җиденче ел рәттән Азнакайда "Мәктәпкә барырга ярдәм ит" хәйрия акциясе үткәрелә. Быел беренче сыйныфка баручы мохтаҗ гаиләләрдәге 120 балага портфельләр 18 августта Мәдәният йортында тапшырылачак. Әлеге акциягә районыбызның утыздан артык хезмәт коллективы үз өлешен кертте. Фото сайта aznakayevo.tatarstan.ru
-
Азнакайның Актүбә бистәсендә яңа сквер ачыла
Бөтен уңайлыклары буенча илкүләм җиңү яулаган Актүбә бистәсе ирешелгәннәр белән туктап калмый, тагын да яңара, төзекләнә. 21 августта актүбәләләрне тагын бер шатлыклы вакыйга көтә: 17 сәгатьтә Нефтьчеләр урамында яңа сквер ачыла. Әлеге бәйрәм үзешчән артистларның концерты, уеннар, конкурслар белән үрелеп барачак. ФОТО
-
“Татнефть” Азнакайны ярдәменнән ташламый
"Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте ел саен азнакайлыларны игелекле эшләре белән куандыра. Узган елны гына алсак та, аларның саны бихисап икәнне күрәсең: шәһәр уртасында төсле-музыкаль фонтан калыкты. Мәктәпләргә спорт җиһазлары һәм киемнәре алу өчен 10 миллион сумнан артык ярдәм күрсәтелде, балалар бакчасына юл йөрү кагыйдәләрен тирәнтен өйрәнү өчен 64 меңлек тренажерлар...