14 июнь 2016 яңалыклары
-
Азнакай Россия көнен бәйрәм итте
12 июнь - Россия көнен азнакайлылар быел да тантаналы һәм истәлекле бәйрәм итте. Районыбыз яшьләре, Яшьләр үзәге белгечләре аны әнә шундый итү өчен бар тырышлыкларын куйды. Татарстан мәйданын бу көнне зур җанлылык биләп алды. Туган ил, гаилә, балачак турында, Россияне данлаган җырлар шәһәребез урамнарына агылды. Бәйрәмне алып баручылар туган илебез...
-
Азнакайда ике көндә – өч янгын булган
Эссе, коры һәм җилле көннәр янгын куркынычын арттыра. Ашыгабыз, кабаланабыз шул. Янгыннарның берсе әнә шулай газ плитәсе өстендә пешерергә куелган ризыкны оныту сәбәпле чыга. Әле ярый, "кызыл әтәч" канатларын ныклап җилпергә өлгерми кала. Ә менә шәхси йортта чыккан янгында, кухняга шактый зыян килә. Шәһәрдәге машина кую урынында да янгын чыгып,...
-
Азнакай авылларында – кызу печән өсте
Табигать тә мәрхәмәтеннән ташламый, көннәр утырып китте. Эссе көннәрдә иртән чапсаң, кичкә инде җыеп алырга да мөмкин. Азнакайлылар вакытның һәр минутын нәтиҗәле файдаланып, эшне оешкан төстә алып баралар. Бүген алар терлек азыгы әзерләү буенча республика күләмендә алдынгылар бишлегендә бара. Печән мәйданнарының яртысы инде чабылган. Бу аңлашыла да, чөнки печәнне нәкъ...
-
Азнакайда кайларда су керергә рөхсәт ителә
Җәй - кояшта кызына, суда коена торган чор. Әмма шул ук вакытта махсус билгеләнгән урыннарда гына коенырга кирәклеген истән чыгармасак иде. Безнең районда Азнакай шәһәренең "Юбилейный" паркындагы, Актүбә бистәсендәге бассейннардан кала, башка сулыкларда су керү рөхсәт ителми. Сак булыйк, күңелле һәм файдалы ялыбыз һәлакәткә, бәла-казага әйләнмәсен!
-
#ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких акциясе районыбызда көннән-көн киңрәк колач ала
Язылабыз, яздырабыз! Аңа район башлыгы үрнәгендә башка җитәкчеләрнең, депутатларның да кушылуы хакында газетабызның узган саннарында гел язып килдек. Ә соң җирлегебездә яшәүчеләр бу акциягә кушылганмы? Газета укучыларыбыз үзләре бу хакта нинди фикердә? Әнвәр Исмәгыйлов, пенсионер: -Миңа "Маяк"ны, нефтьчеләр газетасын элеккеге эш урынымнан ел саен бушлай яздырып торалар, рәхмәт төшкере. Бу...
-
Вакытыннан алда пенсиягә чыгарга кем лаеклы?
Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы ил хөкүмәтенә пенсия системасын камилләштерү буенча берничә тәкъдим белән чыкты. Төгәлрәк әйтсәк, анда укытучы һәм табибларны вакытыннан алдан пенсиягә чыгудан мәхрүм калдырырга тәкъдим ителә. Әкренләп аның өчен кирәкле стажны 25-30 ел түгел, ә 40 елга кадәр күтәрмәкчеләр. Россиялеләрнең күбесе бу тәкъдимгә каршы чыга. Ләкин...
-
Азнакайда мәктәп укучылары өчен вакансияләр ярминкәсе үтте.
Җәй - ул хезмәт чиреге дә. Мәктәп укучылары өчен мәшгульлек үзәге вакансияләр ярминкәсе үткәрде. Анда муниципаль районның 8 предприятиесе катнашты. Тәүге ярминкәдә үк 80 яшүсмер эшкә урнаштырылды.
-
Медицина хезмәткәрләре Азнакай районы балалар ял лагерьларында тикшерүләр үткәрделәр
Медицина хезмәткәрләре һәр елны җәен балалар ял лагерьларына тикшерүләр үткәреп торалар. Быел да алар "Каенкай", "Кояшкай", "Бөркеткәй" лагерьларында медицина кабинетларының торышын тикшерделәр, шәхси гигиена саклау, сәламәт тормыш алып бару буенча лекцияләр үткәрделәр.
-
Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап, ветераннарыбыз өчен Казан-Волгоград круизы оештырылды
Шушы сәяхәткә чакырылган 150 өлкәннәр арасында безнең районнан да хәрби-патриотик чаралар оештыруда иң актив катнашкан ветераннарыбыз бар иде. Аннан райондашларыбыз онытылмас тәэсирләр белән, сугыш үткән бу җирләрдә якташларыбызның да каны түгелгән изге туфрак алып кайттылар.
-
Бүгенгә һава торышы
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 14 июньдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада бүген явым-төшем күзәтелми. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Көндезге һава температурасы Татарстанда - 20-25, Казанда 22-24 градус җылы булачак. Синоптиклар Казанда да явымсыз көн булачагын искәртә. http://intertat.ru