14 апрель 2016 яңалыклары
-
Азнакай үзешчәннәре һөнәрманнар дәрәҗәсен күрсәтте
Быел предприятие-оешмаларның үзешчән сәнгать коллективлары арасында үткәрелә торган смотр-конкурс бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел, районыбыз оешуга 85 ел тулга һәм Кино елына багышланды. Иҗади бәйге 16 марттан 11 апрельгә кадәр барды. Анда 600 дән артык кеше катнашты. Смотр коллективларның һөнәрманнар дәрәҗәсендәге югары осталыгын күрсәтте. Чыгыш ясаучылар Тукай...
-
Азнакайда социаль-икътисадый үсеш стратегияләре буенча эксперт сессиясе бара
Бүген Мәдәни үзәктә Азнакай, Мөслим, Сарман, Ютазы, Баулы районнарының социаль-икътисадый үсеше стратегияләрен эшләү буенча эксперт сессиясе бара. Чара нәтиҗәләре буенча төп стратегик максат һәм шулай ук муниципаль районнар үсешенең өстенлекле максатлар системасы формалаштырыла. Сессия эшендә Татарстан республикасы Президенты аппараты, икътисад, транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыкларыннан, Казан (Идел буе) федераль университетыннан...
-
Азнакайлылар урманга кереп ут яндырсагыз штраф түлисез
Көннәрнең эссе һәм коры торуы урманнарда янгын чыгу куркынычын нык арттыра. - Кар эресә дә, әле урманнарда чирәм үсмәгән, бөтен җирдә узган елгы коры үлән, агач яфрагы. Алар хәтта кечкенә генә очкыннан да бик тиз кабынып китәргә мөмкин, - ди "Азнакай урманчылыгы"ның урманны яклау һәм саклау инженеры Фәрит Фәйзуллин. -...
-
Азнакайда исәптә торган 47 наркоманның 5се – хатын-кыз
Наркомания - бүгенге җәмгыятьнең иң "авырткан" урыннарының берсе. Хөкүмәтебез тарафыннан аңа каршы күпкырлы көрәш алып барылса да, бу афәтнең ятьмәсенә эләгүче яшьләр саны кимеми. Районның наркоманиягә каршы комиссиянең чираттагы утырышында район башлыгы Марсель Шәйдуллин комиссия әгъзаларын, оешма-учреждениеләр җитәкчеләрен чын мәгънәсендә "утлы таба" да биетте. - Тәртип сагы органнары вәкилләре, педагоглар,...
-
Маяк гәҗитенә икенче яртыеллыкка язылып калыгыз!
Хөрмәтле азнакайлылар! Почта элемтәсе бүлекләрендә, альтернатив пунктларда, редакциянең үзендә 2016 елның икенче яртыеллыгына "Маяк"ка язылырга була. Басмабызга агымдагы почта бүлекләрендә - 642, альтернатив пунктларда - 420, редакциянең үзенә килеп 312 сумга язылырга мөмкин. АЛЬТЕРНАТИВ ЯЗЫЛУ ҮЗӘКЛӘРЕ "Фәйрүзә" (Мәнәвез авылы), "Весна" (Мәнәвез бистәсенең яңа өлеше), "Бабай" (иске Азнакай), "Хәят" (күпләп сату...
-
Азнакайда һәр җинаятьнең өченчесе исерек баштан кылына
Җирлегебездә сәрхүшләр тарафыннан кылынган җинаятьләрнең елдан-ел артуы ныклап борчылу өчен сәбәп. Мәсәлән, район эчке эшләр бүлеге мәгълүматлары буенча, бүген районда һәр җинаятьнең өченчесе исерек баштан кылына. Агымдагы елда алар катнашлыгында 52 җинаять теркәлгән, шул исәптән, 39 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган. Ә бит аларның 31е - җир җимертеп эшләрдәй әзмәвердәй адәм,...
-
Азнакайлылар, машина йөртүчеләр өчен 3 хәбәр
Сервисларда тәгәрмәч алыштыру сезоны ачылды. Белгечләр, төнлә температура +5 градус сакланганда, тәгәрмәчләрне алыштырырга була, дип саный. Юл йөрү кагыйдәләре җыелмасында бу хакта берни дә әйтелмәгән. Дөрес, кышкы тәгәрмәчләр белән җәйге айларда (июнь, июль, август) йөрүне тыя торган закон гамәлдә. Кышкы көпчәкләр җылыда тиз эштән чыгуын да онытмаска кирәк. * *...
-
Экстремизм- җитди мәсьәлә, иминлегебез үзебезгә бәйле
Яз белән безгә җылы яклардан кошлар гына түгел, эш эзләп мигрантлар да килә. Кызганычка каршы, араларында халык арасында коткы таратучылар, фетнә куптаручылар, террор ясау нияте белән килүчеләр дә бар. Иминлегебезне ничек сакларга? Караны актан ничек аерырга? Террорга каршы комиссиянең 13 апрельдә Актүбә бистәсендә социаль учреждениеләр җитәкчеләре катнашында узган күчмә утырышында...
-
Георгий тасмалары тарата башлыйлар
Республикада 16 апрельдән «Игелекле Татарстан» хәйрия атналыгы башлана. 20 апрельдә - кан тапшыру акциясе. 23 апрельдән волонтерлар Георгий тасмаларын таратырга керешәчәк. Чыганак:http://shahrikazan.com/tt/2015-01-23-10-44-31/item/14783-georgiy-tasmalaryi-tarata-bashlyiylar.html
-
Азнакайлылар газетага язылып телевизор ота алалар
Менә инде берничә ел "ТАТЕДИА" җәмгыяте әбүнәчеләр арасында бәйге оештыра. 2016 елның икенче яртысына язылу нәтиҗәләре буенча да "Газета-журналга язылып, телевизор от!" конкурсы игълан ителде. Бәйгедә катнашу шартлары бик гади. "Татмедиа" җәмгыятенең өч һәм аннан да күбрәк басмасына язылырга һәм аларның квитанция күчермәләрен агымдагы елның 30 июненә кадәр, "Акция" билгесе...
-
Сабантуй бәйрәменең датасы билгеле булды
Азнакайлылар барлык эшләрен алдан планлаштырырга ярата, шуңа да Сабантуй турында да алдан хәбәр итәргә булдык. 4 нче декабрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов 2016 нчы елда Казанда һәм республика районнарында Сабантуй бәйрәмен уздыру турындагы Указга кул куйды. Әлеге Указ нигезендә, районнарда Сабантуйлары 4-5 июньдә, Казанда - 9 нчы июльдә...