14 апрель 2014 яңалыклары
-
Азнакайда узачак Сабантуйның көне билгеләнде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй уздыру турында фәрманга кул куйды. Азнакай районында Сабан туе 7-8 июньдә узачак. Казанда исә 21 июньдә бәйрәм итәчәкләр. Татарстанның Министрлар кабинетына җирле үзидарә органнары белән берлектә Сабантуй уңаеннан төрле бәйрәм чаралары оештырырга кушылды.
-
Миргалим Әхмәдиев исеме белән Азнакай шәһәренең урамы аталган
Мәлбагыш авылында туып-үскән Миргалим Әхмәдиев (сулда)чордашлары арасында иң активларның, әйдәманнарның берсе була. Холкындагы бу сыйфаты алдагы тормышында да чагылыш ала. 1928 елда ул хәрби хезмәткә чакырылып, Урта Азиядә басмачыларга каршы сугышта катнаша. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк фронтка алына. Башта Сталинградны азат итүдә, аннары Курск дугасы сугышларында катнаша. Якыннары...
-
Азнакайдан Зәкия Җәләлетдинова Белоруссия шәһәрләрен азат итүдә катнаша
Минем әбием, Зәкия Җәләлетдинова (Садыйкова) өчен сугыш йөрәк өзгеч кайгы белән башлана: аңа "Ирегез Рамазанов Шәйхезаман хәбәрсез югалды" дигән хат килеп төшә. Алар әле 1939 елда гына кавышкан була, ә инде 1940 елда ирен армияга алалар. 1941 елда берьюлы ике ачы югалту гаиләне җимерә. Әбием башта ирен, аннан улын югалта....
-
Азнакайда гаиләдә чыккан низаг пычак күтәрүгә китергән
"Гаиләдә савыт-саба шалтырамый тормый", - диләр. Әмма кайчакта гаиләдә туган низаг пычак күтәрүгә кадәр барып җитә. Авылда яшәүче М. да, үзе белән яшәүче ханымны үтерү нияте белән кулына пычак алып, берничә тапкыр хатынның эченә кадый. Зыян күрүченең актив каршылык күрсәтүе, бәхетенә күршеләре килеп керүе һәм үзвакытында медицина ярдәме күрсәтелү аркасында...
-
Баш салым инспекторы Азнакай халкының сорауларына җавап бирәчәк
15 апрельдә 16.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) салым түләүчеләр белән эшләү бүлегенең баш салым инспекторы Роза Сабирова халыкны кабул итә. Белешмәләр өчен телефон: 7-01-92.
-
Азнакайда “Фемида” иҗади конкурсы уза
Укучыларга хокукый белем бирү, бу өлкә белән тагын да ныграк таныштыру буенча Азнакай шәһәр суды максатчан эш алып бара. Биредә әледән-әле хокук белеме дәресләре дә үткәрелә, балалар белән бәйгеләр оештырыла. Әнә шундый бәйгеләрнең чираттагысы 8-11 нче сыйныф укучылары арасында 10-30 апрельдә үтәчәк. "Фемида" иҗади конкурсы аларның закончалыкларны, үз хокукларын белү,...
-
Азнакай игенчеләре башкорт белгечләре белән бергә уҗым культураларын тукландырганнар
"Марс" хуҗалыгы елның-елында башкорт күршеләре белән уртак тел табып яши. Менә быел да күршеләре ярдәмендә "Томан" агрегаты белән 600 гектар җирдә күпьеллыклар, уҗым культураларын тукландырганнар. "Марс"лылар кайда да алдынгылыкны бирми. Язгы чәчүгә тулысынча әзерләр: чәчү техникасы һәм тагылма агрегатлар әзерлек сызыгына тезеп куелган, язгы кыр эшләрен тикшерүче комиссия аларга югары...
-
Азнакайдан Миләүшә Миңнегулова армрестлинг буенча ярышларында беренчелекне яулаган
Азнакай районының Мәндәй авылында туып үскән Миләүшә Миңнегулова быел март аенда Казанда узган кул көрәше буенча ярышларда үз авырлыгында берече урынга чыкты. - Армрестлинг белән кечкенәдән үк шөгыльләнәм, - ди Чуар-Абдул авылы мәктәбендә укыганда ук тренеры Миндияр Латыйпов җитәкчелегендә район, республика ярышларында катнашып, җиңүләр яулаган Миләүшә. - Хәзерге көндә мин...