14 февраль 2015 яңалыклары
-
Азнакайның “Бөркетләр” командасы җиңү яулады
7-8 февральдә шәһәрнең Боз сараенда 2000 елгы яшүсмерләр арасында алкалы хоккей буенча Россия Беренчелегенең чираттагы туры узды. Анда Азнакайның "Бөркетләр" командасы Оренбург командасын 5:4 һәм 9:8 исәбе белән җиңүгә иреште.
-
Яшь инспекторлар отряды сынатмады
11 февральдә Казанда "Беренче сыйныф укучысына юлны имин чыгарга ярдәм ит!" республика акция-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Алар арасында азнакайлылар да бар. 4 нче лицейның 9 Б классы яшь инспекторлар отряды "Слоганы" номинациясендә, 5 Б классының "Өч төсле дус" отряды "Видеоклип" номинациясендә икенче урынны яуладылар.
-
Азнакайда хәрби-патриотик тәрбия ае бара
Февральне хәрби-патриотик тәрбия ае дисәң дә була. 15 февральдә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгарган көнне билгеләп үтсәк, 23 февральдә Ватан сакчылары көне бәйрәм ителә. Җиңүнең 70 еллыгына да санаулы вакыт калып бара. Бу истәлекле даталар уңаеннан шактый чаралар оештырыла. Шуларның берсе - хәрби строй һәм җыр смотр-конкурсы. Ул шәһәр һәм район...