14 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Азнакайлылар искечә Яңа елны билгеләп үтте
Гадәт буенча, бар дөньяда 13 гыйнварда иске Яңа елны каршы алалар. Шәһәребезнең үзәк чыршысы янында да бу көнне зур бәйрәм тамашасы узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов азнакайлыларга иң изге теләкләрен юллады. Һәвәскәрләребез бәйрәмне үзләренең җыр-моңнары белән бизәде. Халык кызыклы уеннарда, бәйгеләрдә күңел ачты. Һава торышы да мәрхәмәтле булды:...
-
Аягың тапылдамаса, авызың шапылдамый
Берәүләр гомере буе шәһәрдә яшәп, авылны сагына, икенчеләр шәһәрнең бар уңайлыкларын ташлап, авылга кайта. Рамил Исрафилов әнә шул икенчеләр рәтендә. Чубар Абдулда туып үскән егет мәктәптән соң гигант төзелешләр каласы - Чаллыга юл ала. Биредә техникум тәмамлагач, "КамАЗ" заводында цех начальнигы урынбасары булып эшли башлый. Өч елдан армиягә китә. Фатир...
-
«Бәхет»кә тагын бәхет елмайды
Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең «Бәхет» вокаль ансамбле, чыннан да, бәхетле йолдыз астында тугандыр, исеме җисеменә туры килеп тора. Ул уңышлы чыгышлары белән районыбыз данын республикада гына түгел, чит илләрдә дә танытты. Хезмәтенә күрә хөрмәте дә бар. Әле менә кышкы каникул чорында бәхетлеләр «Сосновый бор» санаториясендә ял итеп һәм осталыкларын чарлап...
-
Азнакайда Яңа ел каникуллары чорында 26 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Район эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Рафаэль Әюпов белдерүенчә Яңа ел каникуллары чорында халыкның массакүләм бәйрәм урыннарында, урамнарда җәмәгать тәртибен бозуларга юл куелмаган. Бу көннәрдә дежур бүлеккә азнакайлылардан 206 хәбәр кергән, аларның икесе - социаль мошенниклардан каза күрүчеләрдән. Юлларда 26 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, бер кеше каза күргән.
-
Укучылар ял да иттеләр, имтиханнарга да әзерләнделәр
Кышкы каникул балалар өчен төрле чараларга бай булды. Һәр микрорайонда Чыршы янында Кыш бабай һәм Кар кызы уеннар, бәйгеләр үткәрде. Балалар иҗаты үзәкләре дә тынып тормады: Азнакайда да, Актүбәдә дә тематик дискотекалар, викториналар, аулак өйләр, кышкы урманга сәяхәтләр оештырылды. Су-сәламәтләндерү комплексларында, чаңгы юлларында укучылар күңелле стартларда ярыштылар. Үзәк стадиондагы шугалак...
-
Яңа елны шәһәр дә, авыллар да бизәнеп каршылады
Һәр елны районыбызда предприятие-оешмалар, авыл җирлекләре арасында Яңа елга иң матур бизәлешкә бәйге үткәрелә. Быел да коллективлар бәйрәмгә яхшы әзерлекләрен күрсәттеләр. Дүшәмбе көнне атналык киңәшмәдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Сәнәгать предприятиеләре арасында беренче урынны «Азнакайнефть» идарәсе яулады. Икенче урынны «Востокнефтеспецмонтаж» һәм Азнакай җылылык челтәре предприятиеләре бүлеште. «Азнакай сөте» җәмгыяте өченче...