13 декабрь 2016 яңалыклары
-
Чалпы авылының "Өмет" үзәгендә бильярд турниры узды. Фото
"Өмет" үзәгенең Чалпыдагы социаль-тернәкләндерү бүлегендә инвалидлар декадасы уңаеннан бильярд буенча турнир узды. Спортның бу төрен социаль хезмәт алучылар аеруча яраталар. Иң оста уйнаучы булып В.Морозов танылды. Ярышта катнашучылар бер-берсе белән аралашып та күңелләренә ял алдылар. Алсу Бадыйкова, социаль эш буенча белгеч
-
Азнакайда “Кар автомобиле –2016” операциясе бара
9 декабрьдән районыбызда "Кар автомобиле - 2016" (Снегоход-2016) профилактик операциясе бара. Ул 25 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Чара барышында дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге, юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе, МЧС һәм башка җаваплы оешмалар белән берлектә рейдлар уздырылачак. Анда кар автомобильләренең теркәлүе, техник карау узуы, йөртүчесенең тракторчы- машинист таныклыклары булуы, машиналарның техник...
-
Азнакайлылар, ярминкәгә рәхим итегез!
17 декабрь, шимбә көнне, 8 сәгать 30 минутта Азнакай "Алтын алка" боз сарае каршында һәм Актүбә бистәсенең базар мәйданында авыл хуҗалыгы ярминкәләре булачак. Анда ит, ярма, он, яшелчә, бөртекле культуралар, бал һәм башка авыл хуҗалыгы продукцияләре сатылачак. Барыгызны да ярминкәгә чакырабыз!
-
Азнакай шәһәре сайлаучылары игътибарына!
23 декабьдә - сайлаучыларны бердәм кабул итү көнендә - Азнакай шәһәр Советы депутатлары сайлау округлары үзәкләрендә үзләренең сайлаучыларын кабул итәләр. Азнакай район Советы депутатлары халыкны җирлекләрнең административ үзәкләрендә кабул итә. Сайлаучыларны кабул итү вакыты: 16.00-17.00 сәгатьләрдә Тулырак мәгълүмат белән Азнакай муниципаль районының рәсми сайтында (aznakayevo.tatarstan.ru) "Район турында. Җирле үзидар органнары....
-
17 декабрьдә чангы сезоны ачыла
Җирлегебездә сәламәт яшәүне пропагандалау буенча чаралар әледән-әле уздырылып тора. 17 декабрьдә шәһәрнең чаңгы базасында Азнакай һәм район предприятие, оешма, учреждениеләре арасында кышкы сезон ачылуга багышланган спорт бәйрәме була. Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана.
-
Азнакайда “Тәрбия эшләре буенча иң яхшы директор урынбасары” бәйгесе бара. Фото, видео
Азнакай 5 нче урта мәктәбе базасында "Тәрбия эшләре буенча иң яхшы директор урынбасары - 2016" республика бәйгесенең муниципаль этабы бара. Ул беренче тапкыр үткәрелә. Бүген шәһәр, авыл һәм Актүбә бистәсе мәктәпләренең тәрбия эше буенча директор урынбасарлары мастер-класс күрсәттеләр, эш алымнары белән таныштырдылар. Иртәгә бәйгегә йомгак ясалачак һәм республика турына узучылар...
-
Азнакайда мәдәният хезмәткәрләре профсоюз активистлары киңәште
Бүген Азнакай Мәдәни үзәгендә мәдәният хезмәткәрләре профсоюз активистларының зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда мәдәният профсоюзларының республика оешмасы рәисе Альбина Сабитова катнашты. Ул Россия һәм Татарстан профсоюзларының бүгенге эшчәнлеге, киләчәккә планнар белән таныштырды. Соңыннан кунаклар төбәкне өйрәнү музеена сәяхәт кылдылар.
-
Азнакай районында ике көндә ике мунча янган
Көннәрнең суытуы янгыннарның көчәюенә китерә. Бу соңгы ике көндә генә дә Мәсгут һәм Кәкре Елга авылларында янгын булган. Ике очракта да янгын шәхси мунчада чыккан. Мунчаларны бик эссе ягабыз, ахры. Янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре гадәти генә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакларга, бигрәк тә мичләрне караучысыз калдырмаска, өч сәгатьтән дә артык якмаска һәм...
-
Азнакайлылар, Яңа ел күчтәнәчен карап алыгыз!
Районның санитария хезмәте әнә шуны кисәтә. Күчтәнәчләрне бары тик сәүдә үзәкләреннән, кибетләрдән, рәсми базарлардан гына алырга кирәк. Әлбәттә, алганда иң элек маркировкасын карау мәслихәт, ул балаларга рөхсәт ителгән техник регламентка туры килергә тиеш. Яңа ел күчтәнәчләрен интернет сайтлары аша кайтартканда шулай ук аларның сыйфаты һәм куркынычсызлыгы турында документларны таләп итәргә...
-
Азнакайда коррупциягә каршы көрәшү комиссиянең чираттагы утырышы узды
Райондагы коррупция гамәлләренә каршы көрәшү комиссиянең чираттагы утырышы узды. Аны комиссия рәисе Марсель Шәйдуллин алып барды. Утырышта мәгариф идарәсе җитәкчесе Эльвира Зарипованың мәктәпләрдә укучыларның туклануын оештыру, бу эшчәнлекне тикшерү нәтиҗәләре хакында чыгышы тыңланды. Үзәк сырхауханәнең баш табибы Илдар Шиһапов медицина хезмәте күрсәтү өлкәсендә ришвәтчелеккә каршы көрәштә алып барылган чараларны яктыртты....
-
Азнакайлылар Яңа ел бәйрәменә ярминкәләрдән ризыклар җыя
Районыбызда атна саен диярлек авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә. Узган атнадагысы аеруча җанлы узды, халык күп килде. Шулай булмыйча, Яңа ел табыны өчен җаның ни тели: ите, казы, тавыгы, яшелчә, җиләк-җимеш, балы ... дисеңме. Бар да бар бит. Үз җирлегебездә җитештерелгән чиста, файдалы, сыйфатлы ризыклар. Бу көнне барлыгы 500 мең...