13 май 2015 яңалыклары
-
Унбер укучыга Азнакай муниципаль район башлыгы гранты тапшырылды
Төрле фәннәр буенча Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында призлы урыннар яулаган укучыларга уку елы азагында Азнакай муниципаль район башлыгы грантын тапшыру күркәм традициягә әверелде. Бу тантана быел 13 майда үтте. Сәләтле балаларны үстерү максатында уздырыла торган әлеге чарада ата-аналар һәм укытучылар да катнашты, алар район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. -...
-
Азнакайда район башлыгы кубогына бадминтон буенча ярышлар узды
Районда спорт үсешенә зур игътибар бирелә. Азнакайда әледән-әле уздырылып торучы республика ярышлары да әнә шул хакта сөйли. 9-10 май көннәрендә җирлегебездә тагын бер спорт бәйрәме - район башлыгы кубогына бадминтон буенча ярышлар узды. Биредә республиканың 14 район-шәһәреннән килгән 153 бадминтончы дүрт төркемдә ялгыз, парлы һәм катнаш категорияләрдә киеренке көрәш алып...
-
Җиңүнең 70 еллыгына – 70 төп нарат
Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үткән көннәр истәлекле вакыйгаларга бай булды. Чалпы авылы паркында авыл хуҗалыгы предприятиесе, биләмә җитәкчеләре, районнан җаваплы вәкилләр, мәктәп укытучылары һәм укучылар 70 төп нарат утыртты. Бу изге чарада Социалистик Хезмәт Герое Фәхразый Кәримов та катнашты. Чатра авылында исә, 10 май көнне Бөек Ватан сугышы батырлары истәлегенә...
-
Азнакайда узачак Сабантуйның көне билгеләнде
Сабан туйларына да ерак калмый. Татарстан Республикасы лидеры Рөстәм Миңнехановның 2015 елда Сабан туе татар халык бәйрәмен үткәрү турындагы Указы нигезендә бәйрәм авыл торак пунктлары, район үзәкләрендә (шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә) 6-7 июньдә, башкалабыз Казанда 1 августта узачак. Азнакай районында Сабантуй бәйрәмнәре 6 июньдә - авылларда, 7 сендә район...
-
Таһир Һадиев азнакайлылар белән очрашачак
14 май көнне 13.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев халыкны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 7-01-92.
-
"Маяк" газетасының икенче ярты еллыгына альтернатив язылу үткәрелә
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2015 елның икенче ярты еллыгына "Маяк" газетасына почтада да, редакциядә дә, интернет аша да язылырга мөмкин. Ярты елга язылу бәясе: физик затлар өчен - 570 сум (бер айга- 95 сум). Һәр санны үзе килеп алырга теләүчеләр редакциянең рекламалар бүлегендә 300 сумга языла алалар. Күпләп язылган (25-30 данәдән...
-
Азнакайда 9 нчы сыйныфлар өчен имтиханнар башланды
12 майда 9 нчы сыйныфлар өчен имтиханнар башланды. Алар шәһәребезнең 4 нче лицее һәм 6 нчы урта мәктәбе базасында татар теле буенча тест тапшырып, беренче чыныгу алдылар. 27 майда тугызынчыларны - математикадан, 3 июньдә рус теленнән сынау көтә.
-
Азнакайда Җиңү бәйрәменең шатлыклы авазлары дәвам итә
Җиңү бәйрәменең шатлыклы авазлары дәвам итә. Азнакайлыларның тагын бер кат ветераннарга батырлыклары өчен рәхмәт әйтеп, игелек кылу мөмкинлеге бар. 15 майда 18.00 сәгатьтә шәһәр-район Мәдәният йортында «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль-конкурсында гран-при яулаучылар һәм лауреатлар катнашында зур концерт була. Билет сатудан кергән акча республика «Җиңү» фондына китәчәк.