13 апрель 2015 яңалыклары
-
Татарстанда апрельнең 12 көнендә юл һәлакәтләрендә 14 кешенең гомере фаҗигале төстә тәмамланган
129 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хәбәр иткәнчә, апрельнең 12 көнендә республикада кешеләргә турыдан-туры шәхси бәла-каза китергән 115 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 14 кешенең гомере өзелгән, 129 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән. Һәлакәтләрнең 54е Татарстан башкаласында килеп чыккан, нәтиҗәдә, 4 кеше үлгән, тагын 56 кеше тән казасы...
-
Азнакайда 15–16 апрельдә мәдәният хезмәткәрләренең республика семинары узачак
Авыл тормышын ничек кызыклы итәргә, яшьләрнең буш вакытын ничек файдалы итеп оештырырга - бу сорауларга җавапны мәдәният учаклары хезмәткәрләре 15-16 апрельдә узачак республика семинарында табачак. Азнакайга 9 районнан мәдәният хезмәткәрләре заманча эш алымнары һәм милли традицион культураны саклау буенча тәҗрибә уртаклашырга, белемнәрен тирәнәйтергә җыйнала.
-
Азнакайда тормыш куркынычсызлыгын кече яшьтән өйрәтәләр
Баланың сәламәтлеге һәм тормышыннан да кыйммәте юк. Шуңа күрә безнең балалар бакчасында бу мәсьәләгә зур игътибар бирелә. Кечкенәләргә куркынычсызлык кагыйдәләрен уен формасында аңлату отышлы. Бу эштә безгә ЮХИДИ, хокук саклау органнары хезмәткәрләре зур ярдәм итә. Янгын куркынычсызлыгы буенча Бөтенроссия иҗат конкурсының район турында өлкән төркемнән Мөнир Шакировның беренче урын яулавы...
-
Сак булыгыз: мошенниклар!
Соңгы арада мошенниклардан алдану очраклары турында матбугат чараларында еш хәбәр ителә. Хокук саклау органнарының халыкны бертуктамый кисәтеп торуларына да карамастан, мондый гамәлләр кабатлана тора, беркатлы халык һаман ышана һәм алдана бирә. Әйтик, узган атнада Актүбә бистәсендә яшәүче берәүгә шалтыратып, малаеның бәлагә юлыкканы турында әйтәләр. Мәсьәләне уңай хәл итү өчен 60...
-
Азнакай сәнгать мәктәбе җиңү артлы җиңү яулый
Әлмәт шәһәрендә узган оркестрлар төбәк конкурс-фестивалендә Азнакай сәнгать мәктәбе оркестры икенче урынны алды. Ә Алабугада узган "Кече шәһәрләр" XIII республика конкурсында Раушан Хафизов (укытучысы - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре А. Сәляхова) һәм Әмин Шакиров (укытучысы - И.Шакирзянова) икенче дәрәҗә, баняылар дуэты Искәндәр Вәлиев, Раушан Хафизов (укытучылары - А. Саляхова) ңченче...
-
Азнакайның “Мимолетность” ансамбле икенче дәрәҗә лауреат булды
Күптән түгел Казан шәһәрендә фортепиано ансамбльләренең VI республика конкурсы узды. Анда төрле шәһәрләрдән 35тән артык ансамбль катнашты. Азнакай данын сәнгать мәктәбенең "Мимолетность" ансамбле: Алина Сабирова, Диана Рәфыйкова (укытучылары - Марианна Муллина) яклады һәм икенче дәрәҗә лауреат булды.
-
Азнакай район җитәкчеләре Гыйльменур Җәләеваны 92 яше белән котладылар
Буралы авылында туып үсә ул. Мәктәптә яхшы укый, урта белем алгач, дәүләт иминияте системасында бухгалтер булып эшли. Уңган-булган, актив, тәвәккәл кызны 1942 елның гыйнварында хәрби хезмәткә алалар. Фронтта аңа радист вазифасы йөкләнә. Гыйльменур Җәләева Брянск шәһәрен, Украина, Румыния, Чехословакия, Болгарияне фашистлардан азат итүдә катнаша. Элемтәче кыз Германия җиренә аяк басарга...
-
Азнакай автомобиль юллары идарәсе гран-при яулады
Эштән соң репетиция ясаулар, сәхнәгә чыгар алдыннан дулкынланулар, җиңүгә омтылу... Болар бар да артта калды. Предприятие-оешмалар арасында уздырылган үзешчән сәнгать смотр-конкурсына йомгак ясалып, иң сәләтлеләр гала-концертта тагын бер кат тамашачыга матур мизгелләр бүләк итте. - Азнакай җырга-моңга бай як. Сәнгать күгендә якты йолдыз булып балкучы артистларыбыз белән чын-чынлап горурланабыз. Алар...