13 март 2017 яңалыклары
-
Дилә Нигъмәтуллина бала үтенечен беркайчан да кире какмаска куша (КИҢӘШЛӘР)
Узган атнада Дилә Нигъмәтуллинаның бөдрә чәчле кызы Сәфинәгә 5 яшь тулды. Сабыйның туган көнен әти-әнисе зурлап "Туган авылым" ресторанында уздырган. Бәйрәмдә бик күп кунаклар булган. Җырчы әни кыз бала тәрбияләү серләре белән бүлеште. - Сәфинә гел әтисе, төс-кыяфәткә минем кыз дип әйтмәссең дә! Теле бик иртә ачылды. Урыс телендә иркен...
-
Азнакайның Азалияләре яхшы җырлыйлар
Яр Чаллыда "Җиде нота" VII республика конкурс-фестивале узды. Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең вокал-хор бүлеге укучылары Азалия Фәттахова - өченче дәрҗә лауреат, Азалия Мөслимова (укытучылары - Луиза Бакина) дипломант булдылар.
-
Азнакай юлларында бозлавык
Сак, булыйк, юлларда бозлавык. Соңгы көннәрдә юл хәрәкәте фаҗигаләре ешайды. ЮХИДИ сводкалары шуны кисәтә. 11 мартта исерек хәлдә рульгә утырган берәү машинасын әнә нинди хәлгә төшергән, ярый үзе исән-имин калган.
-
Азнакай районы Мачаклы Баш авылында Нәүрүз бәйрәме үтте. ФОТОРЕПОРТАЖ
Азнакай районының Сәпәй авыл җирлегенә керүче Мачаклы Баш авылында Нәүрүз бәйрәме күңелле үтте.
-
Экологлар татарстанлыларны «Җир сәгате - 2017» акциясенә кушылырга чакыра
Дөньяның иң зур экологик акцияләренең берсе быел 25 мартта 20.30 дан 20.30 сәгатькә кадәр узачак. (Казан, 13 март, «Татар-информ»). «Җир сәгате - 2017» акциясенең темасы - кешенең табигатькә җаваплы карашы. Акциянең девизы - «Планетаны түгел, үзеңне үзгәрт». Акция һәр ел мартның соңгы шимбәсендә Бөтендөнья кыргый табигать фонды тарафыннан үткәрелә. Ул...
-
Азнакай балаларының күңелен шаян клоуннар күрде
Шәһәребезнең Игелеклелек паркында Мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен күңелле бәйрәм оештырдылар. Ул төрле уеннарга, бәйгеләргә, биюләргә бай булды. Клоуннар һәм әкият геройлары белән балалар рәхәтләнеп күңел ачтылар. Мондый чараны һәр атна үткәрергә ниятлиләр.
-
Тапкырлар, зирәкләр Үчәллегә җыелды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Туйкә, Әсәй авылларыннан Үчәллегә кунаклар җыелды. Алар биредә барсы бергәләп "Әбиләр алга!" исеме астында КВН үткәрде.
-
Дәүләт Думасында Ана капиталын бала карау пособиесенә алмаштырырга тәкъдим итәләр
Инициатива авторлары Ана капиталы программасы үзен акламады дип саный. (Казан, 13 март, «Татар-информ»). Ана капиталын Россиядә үз балаларыңа һәм тәрбиягә алынганнарга ай саен түләнә торган акча белән алмаштырырга мөмкиннәр. Бу акчаны 18 яшь тулганчы - бер балага ай саен 3 мең, ике балага - 8 мең, өч балага -15 мең...