13 март 2015 яңалыклары
-
Азнакай эшмәкәрләре җитәкчеләр белән очрашты
Җомга көнне район Советы бинасында районыбыз эшмәкәрләре, алар белән турыдан-туры эшләүче оешма-предприятие җитәкчеләре, фермерлар һәм башка җаваплы кешеләр ТР икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин, ТР Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Рөстәм Янтыков, көньяк-көнчыгыш сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Руслан Латыйпов белән очраштылар. Очрашуны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып...
-
Элемтәче Галиев алгы сызыкта йөргән
Әгерҗе авылында инде ир-атлар шактый кимеп барса да, аны колхозга бик кирәкле, дип фронтка җибәрүдән һаман да кичектереп торган булалар. Берсеннән-берсе кечкенә дүрт кызы белән хатынын ялгыз калдыру 45 яшьлек иргә бик җиңел булмагандыр, әмма инде авылдан Гайшә кебек батыр йөрәкле кызлар да китә башлагач, аның да җаны үрсәләнә, тынгы...
-
Азнакай умартачылары белем күтәрә
Районыбыз умартачылары ел саен шушы чорда, ягъни язгы эш-мәшәкатьләр башланганчы, авыл хуҗалыгы идарәсендә 3 көнлек курслар үтәләр. Бу өлкәгә кадрлар әзерләү, булганнарының белемен арттыру, узара тәҗрибә уртаклашу рәвешендә барган бу укуларга Бөгелмә, сарман, күрше Башкортстанның Бакалы районнарыннан да киләләр. Сүз уңаеннан шунсын да әйтик, бүгенге көндә районыбызда 2 меңнән артык...
-
Әҗәтле үлмэс димә
Автобус көткәндә тукталыш стенасына ябыштырылган төрле төстәге игъланнарга игътибар итми кала алмадым. Зур хәрефләр белән "ДЕНЬГИ" дип язылган иде барысына да, әмма текстлары һәм телефон номерлары төрле. Банкларга барып, айлар буе көтәсе дә түгел, ярты сәгать эчендә бернинди белешмәләрсез, поручительләрсез акчаны кесәңә саласың да куясың. Хәтта начар кредит тарихы булганнарга...
-
"Маяк" елъязмасы
Мин "Маяк" газетасына эшкә 1969 елның ахырында килдем. Ул чакта редакция Төзүчеләр урамы, 12 адресы буенча, иске баракта (хәзер бу урында Пенсия фонды идарәсе) урнашкан иде. Газетаның баш мөхәррире - Ибраһим Дәүләтшин. Аның биремнәрен үтәп, "тикшерү"не уңышлы гына уздым. Мине тәрҗемәче итеп алдылар. Әлегәчә тәрҗемә эшләрен Хәйдәр Хәлимуллин үзе генә...
-
Азнакай легендар шәхесе
Дөньяга легендар генерал Фатыйх Булатовны биргән Түбән Сукаешта Газизулла картның бер-бер артлы 5 улы китә фронтка. Сәмигулласы 1943 елның мартында һәлак була. Шәфигулла беренче көннәрдән алып, ахыргача яу кырында була. Күзе яраланып, инвалид булып кайта, гомер буе авылда тракторда эшли. Нәбиулла да сугышта күп батырлыклар кыла, моның файдасын әти-әнисе дә...
-
Җир закончалыкларында – яңалыклар
Җир ташландык хәлдә ятарга тиеш түгел. Авыл хуҗалыгы җирләреннән файдалануның да үз закончалыклары бар. Җир закончалыклары, җир күзәтчелеге турында сөйләвен сорап, ТР буенча Россельхознадзор идарәсе җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Рамил Исламовка мөрәҗәгать иттек. - Россия Федерациясе Салым кодексының 394 нче маддәсе 1нче пункты нигезендә авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән җирләргә...
-
Туган якта ниләр бар?
Күзгә күренеп үсә, матурлана шәһәр. Бу нәүбәттән азнакайлылар ни уйлый? Чираттагы сораштыруыбыз шул хакта. Сания ханым, хуҗабикә: -Соңгы елларда эш-мәкәрләребезнең активлыгына сокланып туя алмыйм. Заманалар авыр дип тормыйлар. Яңадан-яңа җитештерү предприятиеләре ачылып кына тора. Минем өемдә дүрт ир-ат. Хуҗабикә булсам да, аш-су хәзерләргә вакыт булмаган чаклар да була. Бер дә...
-
РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ “АДМИРАЛ” СӘҮДӘ ҮЗӘГЕНДӘ ЯНГЫН ЧЫГУ СӘБӘПЛӘРЕН АЧЫКЛАУНЫ ШӘХСИ КОНТРОЛЕНӘ АЛДЫ
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Адмирал» сәүдә үзәгендә янгын урынында күчмә киңәшмә уздырды. Республика җитәкчесе янгын сәбәпләрен ачыклау буенча җентекле тикшерү уздырырга, зыян күргәннәргә медицина ярдәме күрсәтергә, «Адмирал» сәүдә үзәгендә эшләүче барлык эшкуарларга шәһәрнең башка сәүдә үзәкләрендә урыннар бирергә кушты. Президент кушуы буенча каза күрүчеләргә ярдәм итү өчен оператив штаб төзелде.