13 март 2012 яңалыклары
-
Актүбә камилләшү юлында
Банк хезмәткәре В.Курашовага истәлекле бүләк тапшыра Бу көннәрдә Актүбә бистәсендә саклык банкы бүлекчәсенең яңа өстәмә офисы ачылды. Тантанада мәртәбәле кунаклар: Актүбә бистәсе башлыгы Р. Галеева, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Г. Сөләйманова, саклык банкы вәкилләре һәм әлбәттә, офисның беренче клиентлары катнаштылар. - Моңа кадәр сезгә күрсәтелгән хезмәт шартлары...
-
Һәлакәтләр булдырмау нияте белән
Ришат Гарипов Ленин урамындагы йортның түбәсеннән боз сөңгеләрен төшерә Һаваның кинәт җылынуы коммуналь хезмәткәрләргә яңа мәшәкатьләр өстәде. Түбәләрдә боз сөңгеләре һәм зур боз кисәкләре барлыкка килеп, җәяүлеләр иминлеге өчен куркыныч тудырды. "Универсал" ТСЖ үз җаваплылыгындагы 69 йортның түбәсен боздан чистартып тора. Һәлакәтләр булдырмау ниятеннән, киртә-коймалар һәм махсус күрсәткечләр урнаштырыла, ширкәт...
-
Кайда да өлгерә
Фәварис Сабиров «Марс» ҖЧҖдә өч дистә елдан артык механизатор булып эшли. Язын - чәчүдә, җәен - урып җыю эшләрендә, ә кышын исә ДТ-75 бульдозерына утыра. Татарстанның атказанган механизаторы алдынгылыкны бирми, узган елда 985 гектар җирдә бөртеклеләрне чәчеп, хуҗалык буенча икенче урынга чыккан. Урып-җыю чорында исә КЗС-7 комбайны белән 13650 центнер...
-
Техник карау үтте
Еллык күрсәтмә техник карау бара Район агросәнәгать предприятиеләре арасында тракторларга һәм прицепларга быелгы беренче еллык дәүләт техник каравы "Марс" җәмгыяте базасында күрсәтмә чара буларак уздырылды. Анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге вәкилләре, район хуҗалыклары җитәкчеләре, баш инженерлар катнашты. Техника паркының торышын тикшерүгә алынганчы, механизаторлар алдында Азнакай районы һәм...
-
Пычак ярасы ясаган өчен хөкем ителде
42 яшьлек Лариса Маркина РФ ҖК ның 111 маддәсе, 1 частендә каралган җинаять эшләүдә (кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерүдә) гаепләнә. 2008 елда Л.Маркина шартлы рәвештә вакытыннан алда иректән азат ителгән була. Ул анда РФ ҖК ның 105 маддәсе 1 часте буенча (үтерү) җәза үткән була. Тикшерү материаллары буенча 2011 елның...
-
Татарча да яхшы бел
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенә багышлап мәктәптә күп чаралар үткәрелде. Чираттагысы рус телле укучылар арасында «Брейн-ринг» интеллектуаль уены рәвешендә үткәрелде. 6 нчы А сыйныфының «Зирәкләр» командасы һәм 6 нчы Б сыйныфының «Акыллылыр» командасы «Татарча да яхшы бел» темасы буенча биремнәрдә көч сынаштылар. «Зирәкләр» командасы 9 турны үтеп, I урынны яуладык. Бу...
-
«Аҗаган» уйнадык
Актүбәдәге 2 нче урта мәктәп укучылары арасында «Аҗаган» уены узды. Башлангыч сыйныфлар стадионда уйнады, ә өлкәнрәк сыйныфлар «Яшелләр» һәм «Зәңгәрләр» командаларына бүленеп «Ак чишмә»гә киттеләр. «Миналар» эзләү, «граната» ыргыту, «яралыларга» ашыгыч ярдәм күрсәтү, яшерелгән байракны эзләп табу - барысы да чын хәрбиләрчә. Ахырдан безне кайнар чәй, кабартма белән сыйладылар. Рәхәтләнеп...
-
Чаңгыда шуу ярышлары
17 мартта Чаңгы базасында чаңгы сезонын ябуга багышлап ярышлар оештырыла. Алар гоммубелем бирү мәктәпләре, оешма-предприятиеләр арасында уздырыла. Спортчыларны теркәү 9.00 сәгатьтә, ә ярышларны ачу тантанасы 10.00 сәгатьтә башлана. Командалар составы чикләнмәгән.
-
Азнакай талантлары– башкала сәхнәсендә
ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, "Идел" Яшьләр Үзәге дәүләт оешмасы тарафыннан инде җиденче тапкыр оештырылучы "Дулкыннар" республика конкурсы быел мәшһүр композитор Мансур Мозаффаровның 110 еллык юбилеена багышланды. Мәртәбәле бәйгедә районыбызның яшь талантлары да катнашты. Конкурсның "Нәфис сүз" номинациясендә район-шәһәр Мәдәният йорты каршында эшләп килүче ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре...
-
Йомгаклау смотр-конкурсы
15 мартта район-шәһәр Мәдәният йортында районыбыз авыллары мәдәният йортлары һәм клублары каршында эшләп килүче үзешчәннәр коллективларының йомгаклау смотр-конкурсы була. Конкурс быел Азнакай шәһәре төзелүгә 25 ел тулуга багышлана. Концерт 18.00 сәгатьтә башлана. Көтеп калабыз!
-
Безнең акча – безнең хокуклар
15 март - Кулланучылар хокукын яклау көне Кулланучылар оешмаларының Халыкара Федерациясе тарафыннан 2012 елның 15 мартында узучы кулланучылар хокукын яклау Бөтендөнья көненең девизы билгеләнде: «Безнең акча, безнең хокуклар: кампанияләр финанс хезмәте базарында дөреслек өчен». Финанс хезмәтләре өлкәсе кулланучылар өчен проблемалы кала бирә. Тулы һәм дөрес мәгълүматлар булмау, тәкъдим ителгән хезмәтнең...
-
Яңа юл салыначак
Азнакай муниципаль районы башкарма комитетының "Муниципаль ихтыяҗлар өчен Азнакай шәһәрендә җирләрне резервлау турында" 2009 елның 24 апрелендә чыккан 75 нче карары нигезендә Азнакай шәһәренең Генераль планы буенча Нефтьчеләр урамын дәвам итеп, элекке "Дуслык" бакчачылык ширкәте территориясе аша Солтангалиев урамы чатыннан Шәйхетдинов урамына кадәр автомобиль юлы салына башлый. Азнакай шәһәре башкарма...
-
Халык игътибарына!
Эчке эшләр органнарының икътисади һәм коррупцион юнәлештәге җинаятьләрне ачыклау һәм булдырмау буенча эшләренең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында 20 мартта 10.00-12.00 сәгатьләрдә Сөембикә ур., 9 адресы буенча Азнакай эчке эшләр бүлегендә 1 нче бүлмәдә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору Идарәсе җитәкчелеге гражданнарны кабул итә. Белешмәләр өчен...
-
Хезмәт алдынгыларына дан һәм хөрмәт!
2011 ел йомгакларына багышлап уздырылган район агросәнәгать предприятиеләре эшчәннәре слетында бүләкләр мулдан иде. «Азнакай районының 80 еллыгы» медаленә лаек булучылар: Рәсүл Сәгъдиев - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе, Әнәс Баһманов - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты, Юлия Николаева - селекция-нәсел эше бүлеге зоотехнигы, Гөлүс...
-
Гаилә фермалары төзүчеләргә ярдәм зурдан
Чираттагы атналык киңәшмәне район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин яңа билгеләнгән җитәкчеләр белән таныштырудан башлады. МППБ и О ААҖ генераль директоры итеп әлегә кадәр "Сельхозжилсервис" МУП ҖЧҖ директоры булып эшләгән Валерий Тимиряев, ә "Сельхозжилсервис" МУП ҖЧҖ директоры итеп аның баш инженеры булган Зирәк Мәгъсүмов билгеләнде. Киңәшмәдә Азнакай эчке эшләр бүлеге...