13 февраль 2014 яңалыклары
-
Азнакайда механизаторлар бүген авылларның үзендә әзерләнә
Район агросәнәгать предприятиеләрендәге трактор-камбайннарда эшләү өчен белгечләрнең елның-елында җитенкерәмәве сер түгел. Әлеге четерекле хәлдән чыгу юлы табылды: тракторчы-машинистлар бүген авылларның үзендә әзерләнә. Кәкре Елга авылыннан 25 кеше быел механизатор һөнәрен үзләштерде инде. Чалпыда - 28, Вахитовта - 24, Азнакай мәшгульлек үзәгендә - 20 курсант белгечлек серләренә өйрәнә. Фото Насимы ФАЗЛЫЕВОЙ
-
Азнакай районында яшәүче яшь гаиләләргә үстерү өчен бозау бирәчәкләр
Азнакай муниципаль районында авылда яшәүче һәм эшләүче яшь гаиләләргә ярдәм программасы уңышлы эшли. Район Советы комиссиясе карары нигезендә 35 яше тулмаган гаилә әгъзасына, хуҗалыгын тернәкләндерү максатыннан, үстерү өчен бозау бирү быел да дәвам итә.
-
Азнакай батырлары каһарман-шагыйрь Муса Җәлил призына көрәшә
Бүген Әлмәттә каһарман-шагыйрь Муса Җәлил призына көрәш турниры старт алды. Турнирны ачу тантанасында ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов та катнашты. Әлеге Бөтенроссия бәйгесе быел 51 нче тапкыр уздырыла. Турнирда Татарстаннан һәм илнең башка төбәкләреннән 500 гә якын спортчы катнаша. Анда һәр командадан 10 ар көрәшче чыгыш ясый. Бәйгедә катнашучы...
-
Азнакайда узачак кышкы треклы автоузышларга “КАМАЗ–мастер” спортчылары киләчәк
15 февраль көнне Азнакайда 9.30 сәгатьтә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан Сабантуй мәйданында Татарстан Республикасы кубогына һәм Азнакай муниципаль район башлыгы призына кышкы треклы автоузышлар уздырыла. 8.00 сәгатьтән автовокзал һәм "Мәңгелек ут" һәйкәле кырыннан махсус автобуслар йөриячәк. Шул ук көнне 17 сәгатьтә Балалар иҗаты үзәгендә автоузыш һәм...
-
Татшуганда эш яшендәгеләр пенсиядәгеләргә караганда ике тапкырга артыграк
Татшуган - район үзәгеннән иң ерак урнашкан авылларның берсе. Үзәккә якыннарында эш яшендәге кешеләр шәһәргә, башка якын предприятиеләргә йөреп эшләүне хуп күрсәләр, биредә бер-берсенә ярдәмләшеп, авылда төпләнеп калу ягында. Бу саннарда да чагылыш таба. Җирлектә эш яшендәгеләр пенсиядәгеләргә караганда ике тапкырга диярлек артыграк. Яшьләр авылда төпләнеп, яшь гаиләләр барлыкка килә....
-
Азнакай иң куркынычсыз районнарның берсе дип табылды
"2013 елда халык тормышының куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең иң яхшы җирле үзидарә органы" республикакүләм бәйге җиңүчеләре арасында Азнакай да бар. "Муниципаль район" номинациясендә җирлегебез өченче урынга лаек булды. Фото http://www.aznakaevo-rt.ru/
-
Халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе азнакайлыларны кабул итә
17 февраль көнне 16.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай бүлекчәсе башкарма комитеты кабул итү бүлмәсендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Газинур Газизов халыкны кабул итә. Алдан язылу өчен тел. 7-01-92.