13 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Хөрмәтле хезмәттәшебез Хәйдәрова Зинфира Җәүдәт кызын туган көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз.
Хөрмәтле хезмәттәшебез Хәйдәрова Зинфира Җәүдәт кызын туган көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар , җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, саулык-сәламәтлек телибез. Тормыштан тәм һәм ямь табып, яңадан-яңа куанычлар белән, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп яшәргә насыйп булсын. Гел шулай олы йөрәкле, ярдәмчел, изге күңелле булып калыгыз. Һәр яңа көн...
-
12 гыйнвар – Россия Федерациясенең прокуратура хезмәткәрләре көне
Кеше хокуклары сагында Гыйнвар - прокуратура хезмәткәрләре өчен бәйрәмнәргә бай ай. Яңа еллар узып китүгә үк алар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узалар. Әлеге уңайдан Азнакай шәһәр прокуроры Илшат Нәҗмиевкә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. - Илшат Фәритович, кешеләр дөреслек эзләп бик еш прокуратурага мөрәҗәгать итәләр. Азнакайлылар күбрәк нинди сораулар белән...
-
Азнакайлылар, йөрәк белән шаярмагыз!
Йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары бүгенге көндә иң мөһим проблемаларның берсе санала. Үлем очракларының 57 проценты нәкъ алар өлешенә туры килә. Белгечләр фикеренчә, мондый хәл халыкта йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтүгә тиешле дәрәҗәдә игътибар җитмәүдән һәм инфаркт кебек авыруларга юлыкмас өчен нәрсә эшләргә, нинди чаралар кулланырга кирәклеген белмәүдән килә. Йөрәк авыруына зарланган...
-
Бүген Россия матбугаты көне
Бу көн тарихи дата белән бәйле - 1703 елның 13 гыйнварында Россиядә Петр I указы нигезендә «Ведомости» газетасының беренче саны дөнья күрә. Барлык коллегаларны, хәбәрчеләребезне, матбугат ветераннарын бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләребезне җиткерәбез. Киләчәктә дә яңа иҗади уңышлар, иминлек һәм бәхет насыйп булсын.
-
“Кызыл әтәч” Азнакай районы Урсай авылына килеп җиткән
Сишәмбе көнне Урсай авылындагы шәхси йортта янгын чыга. Урынга чыккан 87 нче янгын сүндерү часте, Чалпы, , Урсай, Тымытык авыллары ирекле янгын бүлекчәләре утны сүндерүдә зур көч куя. Нәтиҗәдә, утның тирә-юньгә таралуына юл куелмый, әмма торак йортның верандасына зыян килә.
-
Азнакай 1 нче урта мәктәбендә «Рәхмәт” көне узды
Дөньяда нинди генә бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар юк! Азнакай 1 нче урта мәктәбендә Халыкара "Рәхмәт" көнен билгеләп уздылар. Россия укучылар хәрәкәте активистлары бу көнне смайликлар таратудан башлап, әлеге дата турында радиотапшыру әзерләделәр,1-2 нче сыйныфлар өчен кызыклы чаралар үткәрделәр.
-
Азнакай осталары – могҗиза тудыручылар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Азнакай осталары - могҗиза тудыручылар Районыбызда кул эшләренә оста кешеләр күп. Агачтан сыннар ясаумы, бәйләгән-теккәннәр әйберләр, сувенирларны үз куллары белән тудыручылар чын мәгънәсендә сокландыра. Менә шундый осталарыбызны таныту һәм аларның эшләнмәләрен сатуда ярдәм итү максатында 10 февральдә Яшьләр үзәге (Мәрҗани, 22) 14.00-18.00 сәгатьләрдә күргәзмә-ярминкә оештыра. Алда - Ватан сакчылары, 8...
-
Азнакай укучылары кошларга җимлекләр ясыйлар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Туган ягыбызда кышларга калучы кошларга салкыннарда азык табу бермә-бер авырлаша. Елның-елында мәктәп укучылары шушы чорда нәни дусларыбызга ярдәм итәргә тырышлара. Мәктәпләрдә "Кошларга җимлекләр ясау" акциясе бара. Аңа Җиңү бистәсе һәм Сарлы мәктәпләре актив кушылдылар.