13 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Юбилейлары белән котлыйбыз
"Азнакай АПТС" ҖЧҖ идарәсе, профсоюз комитеты, ветераннар советы: Сабирҗанова Гөлзаһирә Ислам кызын - 65 яшьлек, Шакирова Илсөяр Шәмсун кызын - 60 яшьлек, Сабирҗанова Рәмзия Габделгас кызын - 60 яшьлек, Әхмәтгәрәева Роза Әхсән кызын - 65 яшьлек, Җамалиева Берлиян Заһит кызын - 75 яшьлек, Садриева Рәзимә Касыйм кызын - 75 яшьлек,...
-
Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү бара
Бердәм дәүләт имтиханнарына әле ераграк булса да, кайсы фәннәрдән сынау тотуны унберенче сыйныфлар 1 февральгә кадәр билгеләргә тиеш. Бу көннәрдә мәктәпләрдә ата-аналар җыелышлары да уза. Анда имтиханнарга әзерлек һәм һөнәр сайлау мәсьәләләре күтәрелә.
-
Якупова Мәгъфүрә Әшрәфетдин кызына 12 гыйнварда 85 яшь тулды
Кадерле әниебез, әбиебез, дәү әбиебез Якупова Мәгъфүрә Әшрәфетдин кызына 12 гыйнварда 85 яшь тулды. Сине чын күңелдән олы юбилеең белән тәбриклибез. Киләчәктә дә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, ак бәхетләр, балаларыңның, оныкларыңның игелекләрен күреп озак яшәвеңне телибез. Әти белән 60 елга кадәр гомер итеп, өч бала үстердегез, безне олы тормыш юлына...
-
Азнакай балалары ял-сәламәтләндерү лагерьларында көч туплыйлар
Һәр каникул саен балалар ял-сәламәтләндерү лагерьларында көч туплыйлар. Социаль яклау бүлеге юлламалары буенча 50 бала кышкы ялларын Азнакай һәм Бөгелмә санаторий-профилакторийларында уздырды.
-
Әсәй авыл биләмәсе башлыгы вазифаларын башкаручы билгеләнде
Вәлиева Люция Марсель кызы Әсәй авыл биләмәсе башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде. Ул Азнакай районының Әсәй авылында 1969 елда туган, югары белемле, Алабуга дәүләт педагогика институтын тәмамлаган, әлегә кадәр Азнакай 1нче гомумбелем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән. Гаиләле, ике бала үстерәләр.
-
Яшь чаңгычылар беренчелекне яулады
Чаңгычылар кышны көтеп ала. Ниһаять, декабрьдә көйсезләнеп торган һава торышы утырып, табигать салкыннарын бөркеде һәм ап-ак карга төренде. Бәйрәм яллары чорында Азнакайның чаңгы базасы да гөрләп торды. Биредә 8-9 гыйнварда 2004-2005 һәм 2002-2003 елгылар арасында чаңгы буенча зона ярышлары да узды. Анда Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Чирмешән, Ютазы, Мөслим...
-
Табигатьтә кыш хакимлек итә
Быел ул көйсез бала кебегрәк: я шыбыр-шыбыр яңгыр коя, я ак бураннар котырына, я ялтырап кояш чыга. Яңа ел алдыннан кар сыннарын эретеп, хафага салган иде, бәйрәм көннәрендә утызар градуслы салкыннарын бөркеде. Бу атнада да синоптиклар шундый үзгәрүчән һава торышы вәгъдә итә. Мәсәлән, термометр баганасының пәнҗешәмбе-җомга көннәрендә 1-2 градус суыктан...