12 декабрь 2015 яңалыклары
-
Азнакай шәһәре прокуратурасы кабул итү оештыра
14 декабрь Россия Президенты тарафыннан Гомумроссия халыкны кабул итү көне буларак игълан ителде. Шул уңайдан Азнакай шәһәр прокуратурасында да (Баһаветдинов урамы,4 «а» йорт) көндезге сәгать 12дән кичке 8гә кадәр кабул итүләр оештырыла. Бу көнне ТР буенча РФ Тикшерү комитеты идарәсенең Азнакай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Азат Сәеткулов та район халкын...
-
Азнакай шагыйрәсе Галия Сәетшинаның яңа китабы чыкты
Азнакайның илһамлы як булуы турында бер-бер артлы дөнья күргән күпсанлы китаплар да сөйли. Күңел түреннән ургып аккан хисләрен шигырьләренә салучы Галия Сәетшинаның шушы көннәрдә «Туган ягым - илһам чыганагы» дигән җыентыгы укучыларга барып иреште. Бу авторның җиденче китабы.