12 август 2016 яңалыклары
-
Азнакайлылар һәрчак хәрәкәттә
Балалар иҗаты үзәге каршында җәен төрле чаралар үткәрелеп кенә тора. Күптән түгел азнакайлылар "Күбрәк хәрәкәтлән!" дигән уенда биеп, бәйгеләрдә катнашып, татлы бүләкләр алдылар. Әлбәттә, бу чараның максаты - балаларны да, өлкәннәрне дә сәламәт яшәү рәвешенә тарту иде. Юкка гына безнең халыкта: "Хәрәкттә - бәрәкәт", - димәгәннәр бит.
-
Актүбәдә урам бәйрәмнәре гөрли
Актүбә бистәсендә урам бәйрәмнәре тынып тормый. Губкин урамындагы 34, 36, 38 нче йортта яшәүчеләр дә җәйге матур көннәрдән файдаланып, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бу көнне кварталның активистларына һәм юбилярларга бүләкләр тапшырылды, балалар өчен клоуннар кызыклы уеннар оештырды. Алардан өлкәннәр дә читтә калмады.
-
Азнакайлыларны ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев кабул итә
"Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев тарафыннан район халкын кабул итүгә алдан язылу бара. Белешмәләр өчен тел.: 7-01-92.
-
Укытучыга эшмәкәр булыргамы?
Үзенең хезмәт хакыннан канәгать булмаган укытучыларга Россиянең премьер-министры Дмитрий Медведев бизнес белән шөгыльләнергә киңәш итте. Җитәкченең «Территория смыслов» форумында яңгыраган әлеге сүзләре тиз арада халык арасында таралды, төрле фикерләр уятты. Сезнеңчә, укытучыга эшмәкәрлек белән шөгыльләнү файдагамы? Азат Зыятдинов, техник фәннәр докторы, галим: - Укытучы белән эшмәкәр, сәүдәгәр бөтенләй икесе ике...
-
Азнакай 1 нче мәктәбе республика бәйгесендә финалга чыкты
Инде хәбәр итүебезчә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Дәләт Советы депутатлары, яшьләр оешмалары, районнарның мәгариф учреждениеләре вәкилләреннән торган эксперт төркеме белем бирү учреждениеләренең уку елына әзерлеген тикшерде. Зона турында җиңеп, "Иң яхшы шәһәр мәгариф учреждениесе" номинациясендә Азнакай 1 нче урта мәктәбе беренче урынны яулады. Бүген...
-
Азнакай укучылары каникулда да имтиханнарга әзерләнәләр
Җәй, каникуллар! Әмма укучыларга укуны бөтенләй ташларга туры килми. Мәктәпләрдә төрле фәннәр буенча факультативлар тулы көченә эшли. - Математика - дәүләт имтиханнарында мәҗбүри тапшырыла торган фән, ул аеруча җитди әзерлек таләп итә. Безнең мәктәптә укучылар төрле җирдән җыелган, шуңа күрә мондый факультативлар бик тә кирәк, - ди Азнакай 1 нче...
-
Быел Азнакайда 600 гә якын балага мәктәпкә җыенырга ярдәм итәчәкләр
Әле җәйнең уртасы гына булса да, ата-аналар мәктәпкә әзерлек турында кайгырта башладылар инде. Формалар, сумкалар, дәфтәрләр һәм башка уку кирәк-яракларын алдан хәзерләп куйсаң, Белем көнен тыныч күңел белән каршы аласың. Бүгенге көндә баланы мәктәпкә әзерләү шактый кесәгә суга, кемнеңдер хәтта мөмкинлегеннән килми торган эш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажлыгында һәм...
-
Бурычың булса, сәүдә үзәгенә барма
Транспорт чарасын идентификацияләү системасы. Катлаулы яңгыраган әлеге система быелдан суд приставлары, ЮХИДИ хезмәткәрләре еш куллана торган мобиль кушымтага әйләнде. Система җайлы эшли. Хезмәткәр кесә телефонын автомобиль номерына якын китерә дә, сканер аша төшерелгән әлеге номер аша машина йөртүче турында мәгълүмат ала. Махсус бурычлылар базасы аша машина хуҗасының түләнмәгән штрафлары барлыгы...
-
Бүген Азнакайның 1 нче мәктәбе имтихан тота
Инде хәбәр итүебезчә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Дәләт Советы депутатлары, яшьләр оешмалары, районнарның мәгариф учреждениеләре вәкилләреннән торган эксперт төркеме белем бирү учреждениеләренең уку елына әзерлеген тикшерде. Зона турында җиңеп, "Иң яхшы шәһәр мәгариф учреждениесе" номинациясендә Азнакай 1 нче урта мәктәбе беренче урынны яулады. Бүген...