12 июнь 2016 яңалыклары
-
Актүбә сәнгать мәктәбе укучылары хәйрия концерты бирде
Актүбә сәнгать мәктәбе укучылары "Ак чишмә" тернәкләндерү үзәгендә хәйрия концерты бирделәр. Бу аларның беренче тапкыр гына чыгыш ясаулары түгел. Моңлы җырлары, дәртле биюләре көчле алкышларга күмелде. Тамашачылар һәм коллектив яшь артистларга рәхмәт әйтеп, тагын кунакка чакырды.
-
Бүгенгә Азнакайда үтә торган чараларга афиша
Ел да Россия көне - 12 июнь районыбызда күптөрле чаралар белән бик истәлекле үтә. Быел да аңа ныклы әзерлек бара. Бүген15.00 сәгатьтә Татарстан мәйданында бәйрәм чарасы узачак. Әлеге бәйрәмгә багышлап, шәһәребезнең 1нче мәктәбе спорт мәйданчыгында ир-егетләр командалары арасында мини-футбол буенча Азнакай муниципаль районының ачык турниры оештырыла.
-
Азнакайдан яшь корреспондент, Зөлфия Хәмитова республика конкурсында беренчелекне алды
"Маяк" газетасының яшь хәбәрчесе, Азнакай 2 нче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Зөлфия Хәмитова "Финанас белеме - киләчәккә уңышлы нигез" республика конкурсында беренче урынны яулады. Шушы көннәрдә Казанда аңың кебек җиңүчеләрне ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина бүләкләде. - Әлеге бәйгедә җиңү миңа максатыма ирешүдә тагын да көч...
-
Хөрмәтле азнакайлылар!
Сезне чын йөрәктән дәүләт бәйрәме - Россия көне белән котлыйм! 12 июнь - илебезнең яңа тарихында аерым дата. Россия көне ирек һәм демократия, кеше һәм гражданин хокуклары кебек кыйммәтләр белән ерылгысыз. Әлеге бәйрәм Ватан, аның тарихы бүгенгесе һәм киләчәге белән өзелмәс бәйләнешне гәүдәләндерә. Безнең барыбызны да Россияне көчле, ирекле, демократик,...