12 июнь 2014 яңалыклары
-
Азнакайның Татарстан мәйданына машина белән керү тыелды
Азнакайда азагы үлем белән тәмамланган ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Марсель Шәйдуллин район эчке эшләр начальнигы Илдар Шакировка юлларда тизлек режимын каты контрольгә алырга кушты. Хәзер Татарстан мәйданына машина белән керү тыела. Бу фонтан кырында ял итүчеләрнең хәвефсезлеген кайгырту нигезендә эшләнә.
-
Азнакайда терлек азыгы хәзерләүне атна-ун көндә тәмамларга кушылды
Атна-ун көндә терлек азыгы хәзерләүне тәмамларга. Чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары алдына әнә шундый бурыч куйды. "Тиз арада эш итмәсәк, булган үлән дә янып бетәчәк", - диде ул. Район башлыгы шулай ук барлык оешма-предприятие, учреждениеләр вәкилләрен витаминнарга бай яфраказык әзерләүдә...
-
Бүген Азнакайда Россия көнен билгеләп үтәләр
Хөрмәтле азнакайлылар! Сезне чын йөрәктән дәүләт бәйрәме - Россия көне белән котлыйм! 12 июнь - илебезнең яңа тарихында аерым дата. Россия көне ирек һәм демократия, кеше һәм гражданин хокуклары кебек кыйммәтләр белән аерылгысыз. Әлеге бәйрәм Ватан, аның тарихы бүгенгесе һәм киләчәге белән өзелмәс бәйләнешне гәүдәләндерә. Безнең барыбызны да Россияне көчле,...
-
Азнакайда учак ягу 1 июльгә кадәр катгый тыелды
Чамасыз кызулык янгын чыгу куркынычын икеләтә арттыра. Татарстан Президенты фәрманы белән 6 июньнән 1 июльгә кадәр чорга янгын куркынычына каршы аеруча режимы кертелде. Бу чорда урман-кырларда, бакчачылык ширкәтләрендә, ихаталарда учак ягу, янгын туу ихтималы булган эшләр башкару катгый тыела. Барлык оешма-предприятиеләрдә, торак пунктларында янгын сүндерү чаралары, су ташу, җир казу...
-
Азнакайда предприятиеләрнең караучысыз калдырылган техникасыннан ягулык урлау фактлары арткан
"Начар яткан" әйбергә тиз хуҗа табылуын яхшы белсәк тә, игътибарсызлык күрсәтәбез шул. Соңгы вакытта оешма-предприятиеләрнең караучысыз калдырылган техникасыннан ягулык урлау фактлары арткан. Әйтик, 4 июнь көнне "Елховлес" җәмгыятенең кусттагы насос станциясендәге тракторлардан 4 аккумулятор һәм 190 литр дизель ягулык урлап китәләр. Бу очрак башкаларга сабак булсын иде.
-
Азнакай ветераннар Советы авыл халкына ярдәм итне сорап азнакайлыларга мөрәҗәгать итте
Ялан-кырларда, яздан туфракта тупланып калган дымнан шифа алып, яшел үлән калкып килә. Борын-борыннан июньнең шушы көннәрендә печәннең беренче катына төшелгән. Быел исә әлегәчә җирнең юньле-рәтле яңгырга тиенә алганы юк, печән өстен бигрәк тә башлар вакыт. Югыйсә, әлегә сусыл, сыйфатлы үләннән дә коры калуыбыз ихтимал. Шуңа да кояш нуры белән бергә...