12 апрель 2017 яңалыклары
-
Азнакайлылар, “Тоннель” рейды операциясе үткәрелә
Аны ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларда иминлекне саклау, йөрү кагыйдәләрен тупас бозучы машина йөртүчеләрне ачыклау максатыннан 13 апрельдә үткәрә. Юлларда сак булыйк, таләпләрне бозмыйк!
-
Азнакайлылар бокста да сынатмый
8-9 апрель көннәрендә Җәлил эшчеләр бистәсендә бокс буенча республика турниры үтте. Анда тугыз команда составында 73 спортчы катнашып, беренчелек өчен көрәште. Тарнирда чыгыш ясаган азнакайлы Радель Галиев үз авырлык категориясендә - беренче, Искәндәр Сәгыйтов икенче урыннарга лаек булдылар. Тренерлары - Нияз Хәмидуллин. Рамил Фәттахов
-
Азнакайда Космонавтика көнен билгеләп уздылар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Бүген Азнакай мәктәпләрендә Космонавтика көненә багышланган күп төрле чаралар узды. Укучылар стена газеталары чыгардылар, космос һәм планеталарга кагылышлы кул эшләре күргәзмәләре оештырдылар, "Авиация иле" берләшмәсе җитәкчесе, хәрби космик көчләрнең запастагы капитаны И.Фазуллин белән очраштылар.
-
Республиканың «Сәламәтлек» XII авыл Спартакиадасында районның җыелма командасы өченче урынга лаек булды
Татарстан Республикасының «Сәламәтлек» XII авыл Спартакиадасында районның җыелма командасы өченче урынга лаек булды. Ел дәвамында барган ярышларда ир-егетләр һәм хатын-кызларыбыз спортның 10 төре: чаңгы, шашка, шахмат, спорт туризмы, өстәл теннисы, баскетбол, мини футбол, кул көрәше, спорт гаиләләре ярышлары, мини-лапта буенча көч сынашты.
-
Азнакай районы Госстехнадзор инспекциясе трактор-машиналарны контрольдә тота. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Азнакай районында 2288 үзйөрешле машина һәм тагылма кораллар исәпләнә, аларның 318е - агросәнәгать комплексында, 973е - сәнәгатьтә, 997се шәхси машина йөртүчеләрдә. Узган елда 200 үзйөрешле машина теркәлгән. Бу көннәрдә авыл хуҗалыкларында техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү дәвам итә.
-
Азнакайда сәламәтлек акциясе узды
«Мөстәкыйль балалар» активистлары «Әзер бул! Юк дип әйт!» акциясе уздырдылар. Алар сәламәт яшәү рәвешен алга сөреп, яшьтәшләрен начар гадәтләрдән сакланырга өндәделәр.
-
Азнакай районында башлангыч сыйныфлар атналыгы бара
Районда башлангыч сыйныфлар атналыгы бара. Әлеге уңайдан һәр мәктәптә төрле кызыклы чаралар оештырыла. Азнакай 1 нче урта мәктәбендә «Әдәби әңгәмә» кичәсе Экология елына һәм туган якка багышланды.
-
Азнакай яшьләре «Йөзгә бер» уенында көчләрен сыныйлар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
28 апрель - Бөтендөнья хезмәтне саклау көне. Һәр елны районыбызда предприятиеләр-оешмалар яшьләре арасында әлеге темага багышланган бәйге уздырыла. Быел ул «Йөзгә бер» дигән уен формасында оештырылды. Яшьләр үзәгендә аның сайлап алу турлары башланды.