12 апрель 2016 яңалыклары
-
Азнакай командасы “Яшь һөнәрманнар” чемпионатында икенче урын яулады
Билгеле булганча, 7-9 апрельдә Казанда Яшь һөнәрманнар" (WorldSkills Russia) ачык төбәк чемпионаты узды. Анда Азнакай 4 нче лицее укучылары Мансур Нуриев һәм Раил Сабиров (җитәкчеләре - Рөстәм Сәитов) катнашты һәм икенче урынга лаек булды.
-
Азнакай шәһәре яшь янгын сүндерүчеләре профилактик эш алып бара
Азнакай районында 22 яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы бар. Анда 339 укучы шөгыльләнә. Яшь янгын сүндерүчеләр МЧС хезмәткәрләренең ныклы ярдәмчесе. Алар мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп укучылары арасында янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик эшләр алып баралар. Эльвира Рафикова җитәкчелегендәге Азнакай шәһәре 4 нче лицей яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы иң активлардан санала. Һәр ел...
-
Бүген Актүбә мәдәният йорты 55 еллык юбилеен билгеләп уза
Бу ел районыбыз өчен юбилей чараларына бай. 12 апрельдә - космоска беренче тапкыр кеше очкан көнне Актүбә бистәсенең Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йорты 55 еллык юбилеен билгеләп үтә. Тантаналы чарада район җитәкчелеге, күрше-тирә районнардан коллегагалары катнашу көтелә. Тантаналы чара сәнгать осталарының чыгышлары белән үрелеп барачак. Бу хакта тулырак - газетабызның киләсе...
-
Азнакайда узган смотр конкурсында мәгариф идарәсе гран-при яулады
Үзешчән сәнгать коллективлары арасында ел саен үткәрелә торган смотр-конкурс яңа сәләтләр ачарга, мәдәниятебезне үстерергә ярдәм итә. Авыл җирлекләреннән соң шәһәребез предприятие-оешмалары җырга-моңга осталыкка көч сынашты. 11 апрельдә Мәдәният сараенда смотрның йомгаклау туры узды. Гала-концертта иң яхшы коллективлар чыгыш ясады. Быел гран-прины мәгариф идарәсе коллективы яулады.
-
Быел дәүләт мәшгульлек хезмәте оешуга 25 ел була
Әлеге истәлекле дата уңаенннан республиканың мәшгульлек үзәкләре хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык бәйгесе игълан ителде. Анда Азнакай белгечләре дә актив катнаша. Алар узган атнада бәйгенең икенче турында катнашып, осталыкларын сынап кайттылар.
-
Апрель аенда туганнарны гомер бәйрәмнәре белән котлыйбыз!
"Маяк" газетасы редакциясе коллективы апрель аенда туган барлык кешене гомер бәйрәме - туган көннәре белән котлый. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге тели. Барлык хыялларыгыз чынга ашсын, юлыгызда бары тик яхшы кешеләр генә очрасын!
-
Апрель аенда туганнарны гомер бәйрәмнәре белән котлыйбыз!
"Маяк" газетасы редакциясе коллективы апрель аенда туган барлык кешене гомер бәйрәме - туган көннәре белән котлый. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге тели. Барлык хыялларыгыз чынга ашсын, юлыгызда бары тик яхшы кешеләр генә очрасын!
-
Азнакайда, гайлә ае бара
Гаиләнең җәмгыятьтәге ролен күтәрү, кешелекнең мәдәни, тарихи кыйммәтләрен саклап, киләчәк буыннарга җиткерү максатларында 15 майда Гаилә көнен билгеләп үтү матур традициягә әйләнде. Нәкъ менә гаиләләр ныклыгы белән илнең дә кодрәте үсә, халыкның иминлегенә ирешелә. Районыбызда ел саен 15 апрельдән 15 майга кадәрге чорда Гаилә айлыгы игълан ителә. Аның барышында оешма-предприятиеләрдә...
-
Олимпиадаларда җиңүче укучыларга Марсель Шәйдуллин грантлар тапшырды
Бүгенге көндә төпле белем алу гына түгел, аларны тормышта куллана белү дә мөһим. Укучыларның бу сәләтләре төбәк һәм ил күләмендә үткәрелә торган олимпиадаларда сынала. Ә аларда җиңү яулаучыларга муниципаль район башлыгы грантын тапшыру Азнакайда күркәм традициягә әверелде. Югары уңышларга юл исә үз мәктәбеңдә, үз районыңда салына. Быел олимпиадаларның мәктәп этабында...
-
Татарстан мәктәпләре директорлары Сарлыда тәҗрибә уртаклаштылар
Азнакай районы Сарлы һәм Бакалы районы Урманай урта мәктәпләренең үзара хезмәттәшлеге һәм дуслыгы 2008 елда башланып киткән иде. Республика күләмендә мәктәбебез стажировка мәйданчыгы итеп билгеләнде. Безнең тәҗрибәне өйрәнергә Татарстанның төрле районнарыннан директорлар килә. Быел шундый очрашуларның берсе февраль аенда булса, шушы көннәрдә тагын 4 районнан 7 мәктәп директоры кунак булды....
-
Азнакайда инглиз теле фестивале узды
Районыбызда менә алтынчы елын "Инглизчә сөйлибез һәм җырлыйбыз" дигән фестиваль уздырыла. Аның сайлап алу турында 5-11 сыйныфлардан 117 укучы катнашты. Жюри телне камил белү белән бергә башкару осталыгына да игътибар итте. Балалар иҗат үзәгендә фестивальнең гала-концерты үтте. Ул быел районыбыз оешуның 85 еллыгына багышланды һәм аңа "Чәчәк ат, Азнакаем!" номинациясе...
-
Актүбә балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һөнәри бәйгедә сынатмады
Алабуга шәһәрендә балалар сәнгать һәм музыка мәктәпләре укытучылары арасында узган "Кече шәһәрләр" республика конкурс-фестивалендә райондашларыбыз сынатмады. Актүбә балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укытучылары югары һөнәри әзерлекләрен күрсәттеләр. Светлана Муравьева-Җәләлиева "Академик вокал-соло", Римма Зиннәтуллина һәм Роза Лысенкова дуэты "Инструменталь ансамбльләр" номинацияләрендә беренче дәрәҗә лауреат булдылар. Гөлнара Бабаджанова иң яхшы концертмейстер дип...
-
Азнакайлылар, янгынга каршы бергэ көрәшик!
Кояшлы, коры, җилле һава торышы янгын куркынычы тудыра. Муниципаль район башлыгы каршындагы куркынычсызлык буенча Координацион Совет утырышында сүз урман янгыннарын булдырмау чаралары турында барды. Әлеге максатта халык арасында киң аңлату эшләре алып барырга, басу кырларын, урман полосаларын сөрергә, янгынга каршы техниканы хәрби әзерлеккә китерергә һәм башка чаралар күрелергә тиеш. Утырышта...
-
Халык уен кораллары оркестры конкурсында Азнакайлылар лауреат
Әлмәт шәһәренең музыка көллиятендә узган XIX төбәкара яшь башкаручылар фестиваль-конкурсында Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең Зөлфия Зарипова җитәкчелегендә 25 укучыдан торган халык уен кораллары оркестры III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Оркестрга кушылып, Газинур Равилов баянда, Энҗе Шәйхелова домрада уйнады. Фортапиано партиясен Сөембикә Шәфыйгуллина алып барды. Анастасия Маркушина рус халык җырын...