12 март 2014 яңалыклары
-
"Маяк" газетасы кызыклы фотосүрәтләргә бәйге игълан итә
Түбәләрдән тып-тып тамчылар тама, урамда беренче гөрләвекләр күренә башлады. Кояш та көннән-көн мәрхәмәтлерәк. Яз җитә, җәмәгать! Ә табигатьнең бу фасылында күңелләрдә дә якты, шатлыклы хисләр уяна, йөзләрдә елмаю чагыла. Менә без дә, редакция хезмәткәрләре, үзебезгә бераз шаян күзлектән карап алырга булдык. Укучыларыбыз арасында "Маяк" - файдалы газета" дигән кызыклы фотосүрәтләргә...
-
Азнакайда янгыннан каза күргән гаиләләргә акчалата ярдәм күрсәтү дәвам итә
Билгеле булганча, каты суыклар вакытында районыбызда бер-бер артлы янгыннар булып, күпме гаилә янгыннан каза күрде. Азнакайлылар якташларының кайгы-хәсрәтенә битараф калмады, кем ничек булдыра ала, бердәм булып ярдәм кулы сузырга тырышты. Кыш уртасында йорт-җирсез калган Галиевләр (Азнакай шәһәре, Ялкын ур, 22) гаиләсе күрсәтелгән ярдәм өчен райондашларына чиксез рәхмәтле. Кызганыч, янгыннар әле...
-
Азнакай рәссамы Дамир Хафизов «Арт-Сабантуй 2014» бәйгесендә катнаша
20 февральдән 22 мартка кадәр Әлмәт шәһәрендә «Арт-Сабантуй 2014» рәсем сәнгате әсәрләре бәйгесе уза. Анималистик һәм көнкүреш жанрларында башкарылган рәсем сәнгате әсәрләре бәйгесендә якташыбыз - Азнакай рәссамы Дамир Хафизов та катнаша. Ул Лениногорск педагогия көллиятенең сәнгать-графика бүлеген, ТДГПУның география факультетын тәмамлаган. Татарстан Республикасы рәссамнар Союзы әгъзасы булып тора; шәһәр, төбәк,...
-
Азнакайда 2151 шешә ялган коньяк һәм аракы гөрләвек булып акты
Азнакай районы каты көнкүреш калдыклары полигонында 2151 шешә ялган коньяк һәм аракы бульдозер астында челпәрәмә килеп, гөрләвек булып акты. Ялган аракыны юкка чыгару буенча махсус комиссия әгъзалары катнашында күпме "агу" юк ителде, күпме кешенең сәламәтлегенә зыян килми калды. - Соңгы вакытта Казахстан Республикасында җитештерелгән ялган аракы һәм коньяк көннән-көн киңрәк...
-
Азнакайга табиблар кирәк
- Бүген Азнакай муниципаль районы сәламәтлек саклау өлкәсенә отоларинголог, кардиолог, уролог, гомумпрактика табибы, психиатр, неонатолог, невролог, балалар офтальмологы, педиатрлар һ.б. җитми. Табиблар белән тәэмин ителеш нибары 60 процент, - дип белдерде атналык киңәшмәдә районның баш табибы Илфат Фәрхуллин. Узган ел районга 7 табиб килгән, алты табиб киткән. Район башлыгы Марсель...
-
Азнакай полиция хезмәткәре Сочидан командировкадан кайттылар
Узган атнада район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Сочидан командировкадан кайттылар. Җиде полиция хезмәткәре өч ай дәвамында, Олимпиадага хәзерлек вакытында һәм кышкы уеннар барган көннәрдә, хокук тәртибе һәм җәмәгать куркынычсызлыгы сагында торды. Сүз уңаеннан, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Казанда узган җәйге Универсиада чорында да тәртип сагын саклаудан читтә калмаган иде.
-
Азнакайда математика һәм рус теленнән сынаулык бердәм дәүләт имтиханнары узачак
21 мартта - математика, 24 мартта рус теленнән районның барлык унберенче сыйныфлары өчен сынау рәвешендә бердәм дәүләт имтиханнары үткәреләчәк. Мәгариф идарәсе белдерүенчә, ул укучыларны йомгаклау аттестациясенә уңышлы әзерләү йөзеннән бушлай Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырыла.
-
Бәйрәм ярминкәләрендә Азнакай фермерлары 3030 кг ит саттылар
8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Азнакай шәһәрендә һәм Актүбә бистәсендә бәйрәм ярминкәләре узды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар 3030 кг ит, 490 кг бөртекле культуралар саттылар. Халыкка шулай ук киң күләмдә сөт, бал, икмәк һәм кондитер ризыклары тәкъдим ителде. Район артистлары катнашында бәйрәм концерты азнакайлыларның...
-
Азнакайдан Лена Гыймаева “Ел хатын-кызы" бәйгесендә җиңү яулады
"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика бәйгесендә бүләкләнүчеләр арасында райондашыбыз Лена Гыймаева да бар иде. Ул "Өченче яшь герое" номинациясендә җиңү яулады. 24 ел Азнакай ЗАГС бүлеген җитәкләгән, туган авылы Чалтаймаска икенче сулыш өрүдә бар көчен куйган бу ханым районның иҗтимагый тормышында актив катнаша.