12 февраль 2016 яңалыклары
-
Татар эстрадасында "беби-бум"
Агымдагы елның кайбер эстрада артистлары өчен шатлыклы булуын күпләр белә. Әйтик, Гүзәл Идрисова, Лилия Муллагалиева, Айгөл Шәйхетдинова, Замирә Рәҗәпова, Гөлназ Шәрипҗанова, Айсылу Леронның апрель-май айларында бәби алып кайтачаклары билгеле. Бу көннәрдә Чулпан Йосыповада да яңалык көтелә икән, дигән хәбәр таралды. "Әйе, гаиләбез ишәергә тора, Аллага шөкер. Ләкин кайчанга буласын әлегә...
-
Татарстанда 18 градуска кадәр салкынайта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 12 февральдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Явым-төшем көтелми. Республикада төнлә һәм иртән томан төшү ихтималы бар. Юлларда бозлавык саклана. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә 7-12, аязган вакытта 18 градуска кадәр салкынайта. Көндез чагыштырмача җылырак - 0-5 градус...
-
Азнакай авылларында район һәм авыл җитәкчеләренең халык алдында еллык эшчәнлеккә хисап җыелышлары тәмамланып килә
Авылларда район һәм авыл җитәкчеләренең халык алдында еллык эшчәнлеккә хисап җыелышлары тәмамланып килә. Бу атнада мондый җыеннар Мәлбагыш, Сарлы, Бирючевка, Вахитов авыл җирлекләрендә узды. Вахитов авыл җирлеге хисап җыелышында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район һәм шәһәр оешма-предприятие җитәкчеләре, хуҗалык җитәкчеләре - инвесторлар катнашты. Мәгълүм булганча, Вахитов авыл биләмәсе башлыгы...
-
Гашыйклар көненә егетләр ничек әзерләнә?
14 февраль - Гашыйклар көне! Татар халык бәйрәме булмаса да, аны дөньяның күп илләрендә, шул исәптән Россиядә дә билгеләп үтәләр. Бу көн - бер-береңә назлы сүзләр әйтеп, арадагы мәхәббәт ялкынын тагын да көчәйтү өчен яхшы мөмкинлек. Гашыйклар көнендә, гадәттә, ир-егетләр сөйгән ярларына онытылмас романтик кич бүләк итә, кызлар да сөйгәннәрен...
-
Азнакай балалары юл кагыйдәләрен кечкенәдән белеп үсәләр
Юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен Азнакайда кече яшьтән үк өйрәтәләр. Шәһәребезнең 5 нче "Кояшкай" балалар бакчасы Ленин һәм Нефтьчеләр урамы чатында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә акция үткәрде. Балаларга өс киемнәрендә, рюкзакларында яктылыкны кире кайтаручы элементлар күрсәтелде һәм аларның тагу ни өчен мөһим икәнлеге аңлатылды. Шулай ук азнакайлыларга әлеге мәгълумат язылган буклетлар таратылды.
-
Азнакайның “Калинушка”сы көчле алкышларга күмелде
Азнакай шәһәр-район Мәдәният йорты каршындагы "Калинушка" ансамбле чыгышын һәркайда көчле алкышларга күмәләр. Коллектив республика һәм ил күләмендәге фестивальләрдән читтә калмый. Әле менә күптән түгел Казанда узган Александр Котков исемендәге рус хор музыкасы фестивалендә дә катнашып, дилом белән бүләкләнде.