11 октябрь 2015 яңалыклары
-
Азнакайның 1 нче урта мәктәбендә укытучыларга бердәм киенү формасы кертелде
Укытучыларга бердәм киенү формасы кертү турында сүз әле күтәрелә, әле тына. Моңа карашлар төрлечә. Ә менә Азнакайның 1 нче урта мәктәбе коллективы уртак фикергә килеп, яңа мәктәп ачылу уңаеннан яңалык кертеп җибәргән. Шәмәхә төстәге итәк-жилетлар һәм ак блузкаларда укытучылар бик килешле күренә. Бердәм форма белән укучыларга да үрнәк күрсәтәбез дип...
-
Ел башыннан Азнакай районында 43 юл һәлакәте теркәлгән
Ел башыннан җирлегебездә 43 юл һәлакәте теркәлде, аларда 10 кеше һәлак булды, 56сы төрле тән җәрәхәтләре алды. 4 юл хәрәкәте вакыйгасында балалар да булып, 4 сабыйга зыян салынды. Һава торышы начарланып киткән бу чорда юл иминлеге инспекторлары шоферларны да, җәяүлеләрне дә аеруча сак булырга чакыра.
-
Азнакайда «Татар кызы – 2015» бәйгесе узачак
Азнакайда иң гүзәл һәм сәләтле татар кызын ачыкларга җыеналар. 18 ноябрьдә Мәдәният йортында узачак «Татар кызы - 2015» бәйгесендә районыбызның 18-25 яшьлек туташлары көч сынаша ала. Конкурсның беренче этабы 20 һәм 21 октябрьдә 16.00-18.00 сәгатьләрдә үткәрелә. Катнашырга теләүчеләрнең гаризалары Мәдәният йортында 19 октябрьгә кадәр кабул ителә.
-
Азнакайда ветераннар җитәкчеләре һәм район конференциясенә делегатлар сайланды
Районыбызда Өлкәннәр көне һәр елны зурлап үткәрелә. Быел да һәр оешма-учреждение, предприятие үз ветераннарын хөрмәтләп, төрле чаралар оештырдылар. Ул көннәрдә үзебезнең редакция бинасы да шау-гөр килеп торды: гомерләрен "Маяк" газетасы редакциясендә һәм типографиядә эшләп үткәргән лаеклы ялдагы хезмәткәрләребезне кунакка җыйдык. Сый-нигъмәтле табын артында истәлекләр яңарды, яңалыклар барланды. Шунда ук ветераннар...
-
Азнакай урамнарына энергия саклаучы яктырткычлар куела
2012 елдан башлап, шәһәребез урамнарына энергия саклаучы яктырткычлар урнаштырылып килә. Узган ел төп урамнарга алар 210 данә куелды. Быел Гурьянов, Солтангалиев, Сөембикә, Баһаутдинов урамнарында 142 шундый яктырткыч урнаштырылды. Республика программасы буенча районда 366 яктырткычны алыштыру бара, аларның 165 данәсе - Азнакай шәһәрендә.