11 июль 2014 яңалыклары
-
Соңгы ике елда гына да Азнакайның "Маяк" газетасы тиражы 1700 данәгә арткан
«Араларның ераклыгын почтальон якынайта» дип җырлаган чорлар сагынып сөйләргә генә калды. Хатлар язу гадәте дә онытылды. Үзе турында һәркем кесә телефоны аша дөньяның төрле почмагыннан хәбәр итә ала. Скайп аша аралашу мөмкинлеге дә бар. Диваннан тормыйча гына Интернеттан теге яки бу товарга заказ бирергә була. Әмма күп кешеләр почта хезмәтенә...
-
Азнакайда бер әни баласын кыйнаган өчен хөкемгә тартылган
Кайбер әти-әниләрнең үзләренең балигъ булмаган балаларын кыйнау, аларга тән авыртуы гына түгел, җан газабы да тудыру очраклары булып тора. Мәсәлән, районда яшәүче гр. Ч. кызының бакчага су сипмәвен сәбәп итеп, аңа берничә тапкыр кулы белән суга. Бу хәл узган ел җәй көне була. Шундый очраклар кабатлана тора, икенче юлысы инде...
-
Азнакайда “Маяк”ка ташламалы язылу башланды
Хөрмәтле укучыларыбыз! 1 июльдән 2015 елның беренче яртыеллыгына 2014 елның икенче яртыеллыгы бәяләре белән "Маяк" район газетасына вакытыннан алда язылу башланды. "Маяк"ка язылуны соңга калдырмагыз, күңелегез дә тыныч булыр!
-
Азнакайда “Татнефть”нең ХХVII спартакиада зачетына мини-футбол буенча ярышлар узды
Июнь аеның соңгы ялларында Актүбә бистәсенең "Барс" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең футбол кыры гөж килеп торды. Монда "Татнефть" ААҖнең ХХVII спартакиада зачетына мини-футбол буенча ярышлар булып узды. Быел актүбәлеләрнең үз мәйданында мини-футбол буенча җиденче тапкыр чемпионат уздырулары. Шуңа да куллары ятып торганы сизелә, оештыру дәрәҗәсе югары. Монда "Татнефть" ААҖнә кергән яки...
-
Инвесторлар Азнакайда сөт комплекслары төзиячәк
"Агросила Групп" ЯАҖ Азнакай, Сарман, Зәй районнарында 12 сөт комплексын төзү өчен 5,2 млрд сум күләмендә акча тотачак. ТР инвестиция проектлары каталогы буенча әлеге объектлар 12 мең баш малга исәпләнгән. Проект 7 ел дәвамында тормышка ашырылачак.
-
Азнакай фермеры Илшат Габидуллин көн саен дәүләткә 1 тоннадан артык сөт тапшыра
Илшат Габидуллинның гаилә фермасы районда гына түгел республикада да иң көчлеләрнең берсе. Биредә 100 баш мөгезле эре терлек асрала. Гаилә көн саен дәүләткә 1 тонна 200 кг сөт тапшыра. Сөт җитештерүнең артуында малларны төнге көтүгә чыгару зур әһәмияткә ия.
-
Азнакайда ишегалды бәйрәмнәре башланды
Күршеләр, шәһәр халкы белән очраштыру, эшләгәннәргә нәтиҗә ясау максатыннан җирлегебездә «Ишегалды бәйрәмнәре»н уздыру матур традициягә әйләнде. Аның чираттагысы бүген "Универсал" торак-милекчеләре ширкәте идарәсенә караган Ленин урамы 4 һәм 6 нчы йортлар кварталында 17.00 сәгатьтә башлана.
-
Азнакай хуҗалыклары 54 мең тонна сенаж хәзерләгән
Бүгенге көндә район хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләүгә зур көч куела. 11мең 500 тонна печән, 54 мең тонна сенаж хәзерләнгән. Бер баш шартлы терлеккә 11,7 центнер азык берәмлеге туры килә.