11 май 2017 яңалыклары
-
«Азнакай гүзәлләре» Төркияне әсир итте. ФОТОРЕПОРТАЖ.
«Азнакай гүзәлләре» триосы: Алсу Мөхәммәтҗанова, Рузилә Сәгъдиева, Айгөл Зарипова «Шоумир Кояш Йорты Төркия» халыкара иҗат онлайн-конкурсында беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Аларга бу җиңүне якташыбыз, үзешчән автор-композитор Резеда Гыйләҗеваның "Сокланыйк" җыры алып килгән. Кызлар Төркиягә гала-концертка чакыру алганнар. "Сабантуйлар чоры, эшебез шулкадәр тыгыз, барып булмый инде, " - диләр....
-
Бу көннәрдә сугыш ветераны Камил ага Йосыпов үзенең 90 яшен билгеләп үтте. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Аны гомер бәйрәме белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин котлады.
-
Сукаеш басуында алдынгыларга сертификатлар тапшырылды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
"Азнакай"АФ" җәмгыятенең Сукаеш бүлекчәсе игенчеләре иң беренчеләрдән булып уҗымнарны тукландыру һәм тырмалау эшләрен тәмамладылар, чәчү дә оешкан төстә бара. Бу көннәрдә авыл хуҗалыгы идарәсенең менеджер һәм маркетинг бүлеге җитәкчесе Наил Ситдыйков алдынгыларга сертификатлар тапшырды.
-
Азнакайда айныткычлар кабат эшли башларга мөмкин
Махсус учреждениеләр хезмәтен республиканың 11 муниципаль районда булдырырга ниятлиләр. (Казан, 11 май, "Татар-информ", Надежда Гордеева). Җәмәгать урыннарында аек түгел һәм аягында басып тотыр хәлдә булмаган, әмма медицина ярдәме таләп ителмәгән кешеләргә Татарстанның 11 районда махсус учреждениеләр хезмәтен күрсәтүне яңадан оештырырга ниятлиләр. Бүген Татарстан Дәүләт Советының 28нче утырышында беренче укылышта кеше...
-
Очрашу күңелләргә җылы нур сипте. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Җиңү бәйрәме уңаеннан 1 һәм 4 нче территориаль иҗтимагый үзидарәсенә караган ветераннарны хөрмәтләү кичәсе узды. "28 нче квартал" идарәче компания җитәкчесе Марат Солтанов, "Полигон ТБО" җәмгыяте җитәкчесе Гөлнара Галимова, 1 һәм 4 нче территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисләре Әлфия Хисаметдинова һәм Нурия Хаҗипова ветераннарга иң изге теләкләрен җиткерделәр. Мул чәй табыны...
-
Азнакайның территориаль иҗтимагый үзидарәләре ветераннарны онытмый
Районыбызда өлкән яшьтәге ветераннарны өйләренә барып тәбрикләү күркәм традициягә әверелде. 1 һәм 3 нче территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисләре Әлфия Хисаметдинова һәм Лениза Кәлимуллина тыл ветераны Касыйм Әхмәтшинны 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр. Ул гомере буе "Азнакайнефть" идарәсендә оператор булып эшли. Тормыш иптәше Нурҗинан апа белән ярты гасырдан артык тату яшәп,...
-
Азнакай 9 нчы урта мәктәбенең «ФОРПОСТ» отряды – республикада иң яхшысы!
Азнакай 9 нчы урта мәктәбенең «ФОРПОСТ» отряды хокук бозулар профилактикасы отрядлары арасында республика ярышларында беренчелекне яулады.
-
Азнакайның 3 нче сыйныф укучысы тәлинкәдә сәнгать әсәре тудырган
4 нче лицейның 3 сыйныфы укучысы Азиз Шакиров «Дөрес туклану турында сөйләшү» программасы буенча «Тәлинкәдәге сәнгать» балалар проектлары Бөтенроссия конкурсының республика этабында җиңеп чыкты. Аның эше Бөтенроссия турына җибәрелде
-
Азнакайда чәчү ничек бара (11 майга)
Сабан культураларын чәчү көндәлеге. Мәгълүматлар (11 майга) авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынды. Хуҗалык исеме План Факт % "Габдрахманов Л.Г." КФХ 578 418 72 "Азнакай"АФ" ҖЧҖ 25126 16273 65 "Союз-Агро" ҖЧҖ 9651 4635 48 "Марс" ҖЧҖ 3440 1635 48 "Тукай" ҖЧҖ 1470 672 46 "Стәрле" ҖЧҖ 2425 1090 45 "Агропродукт"...
-
Азнакайда «Чулпан» премиясе ияләрен билгеләделәр
Бүген мәгариф идарәсендә «Чулпан-2017» смотр-конкурсының жюри утырышы узды. Барлыгы 16 номинация буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Быел беренче тапкыр ата-аналар комитетлары өчен дә номинация булдырылган.
-
Азнакай егетләре хәрби хезмәткә җыена. 10 майда районда призывник көне үтте. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
-
Мәнәвез авылында Җиңү бәйрәме оешкан төстә узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Мәнәвез авылында Җиңү бәйрәме оешкан төстә, күңелле узды. Тантана сугышта һәлак булганнар истәлегенә салынган һәйкәл янында башланды. Балалар шарларга бәйләп, кулдан ясалган күгәрченнәрне һавага очырдылар, һәйкәлгә авыл халкы, депутатыбыз Валерий Тимеряев чәчәкләр салдылар. Әгерҗе авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов ветераннарны тәбрикләп, аларга иң җылы теләкләрен җиткерде. Аннан чара Мәдәният йортында...
-
Югары Стәрле авылында урам жыелышлары. Көн тәртибендә: мал көтүе хакында сөйләшү. ФОТОРЕПОРТАЖ.