11 апрель 2014 яңалыклары
-
Азнакайның яшь спортчылары бокс һәм авыр атлетика буенча җиңү яулады
Бөгелмәдә узган бокс буенча Е.А.Тимерҗанов исемендәге "Юность" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегендә тренер Мурат Галиев кул астында шөгыльләнүче Илназ Абдуллин, Ислам Ярмиев, Ильяс Гарипов, Нәфис Ахунҗанов, Артур Хәйруллин призлы урыннарга лаек булдылар. Казанда авыр атлетика буенча узган Татарстан Республикасы чемпионатында "Юбилейный" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчылары Регина Әхмәдишина,...
-
Азнакайга су басу куркынычы янамый
Мәгълүм булганча, безнең район авылларына су басу куркынычы янаган елга - Ык. Бу көннәрдә Ыкта боз киткән. - Бәхетебезгә, язның озаклап килүе, кинәт кенә җылытып җибәрмәве һәм ныклы хәзерлек чаралары күрү нәтиҗәсендә, быел елга бәла-каза китермәде, су күтәрелеше сизелмәде , - дип хәбәр итте безгә янгын сагының Азнакай гарнизоны начальнигы...
-
Азнакайда бер көндә генә дә 15 авария теркәлгән
Туйкә-Митрофановка юлында "ВАЗ" автомобиле шоферы тизлекне арттырып икенче як полосага чыга һәм каршысына килүче "Mitsubishi-Lancer" белән бәрелешә. Авария нәтиҗәсендә ике кеше - "ВАЗ" машинасын йөртүче һәм пассажир зыян күрә, алар сырхауханәгә озатыла.Әлеге юл фаҗигасе 17 мартта була. Язгы-җәйге чор җитү белән урамнарда транспорт агымы сизелерлек арта. Кышын шәхси транспорт белән...
-
Азнакайдан 2 гаилә спорт гаиләләренең XI авыл спартакиадасында җиңү яулады
28-29 март көннәрендә Алабуга шәһәрендә "Әти, әни, мин - спорт сөюче гаилә" исеме астында спорт гаиләләренең XI авыл спартакиадасы үтте. Анда Азнакай данын Актүбә бистәсеннән өч гаилә яклап, лаеклы чыгыш ясады. Дартс, җиңел атлетика, өстәл теннисы, шашка спорт төрләрендә көч сынашып, Әлфирә һәм Радик Кәлимуллиннар, уллары Алмаз белән, икенче урынга...
-
Азнакайдан бер әни гаилә капиталын максатчан файдаланмаган
Азнакай шәһәр прокуратурасы ана капиталының законлы файдаланмавы турындагы эшне тикшерде. Тикшерү барышында Х. ның сату-алу килешүе нигезендә, ана капиталы хисабына, үз әтисеннән йорт һәм җир участогы алуы мәгълүм була. Әмма соңрак бүләк итү килешүе белән Х. әлеге йортны кире Н.га кайтара. Әлегәчә Х.ның һәм аның гаиләсенең торак шартлары яхшырмаган, шәхси...
-
Казан медкомиссиясе Азнакайда хәрби хезмәткә алыначак йөзләп егеткә тикшерү үткәрде
Узган сишәмбедә хәрби комиссариатның район бүлеге ишек төбеннән үк халык белән шыгрым тулы иде. Бүген монда башкаладан медицина комиссиясе килеп, быел хәрби хезмәткә алыначак, шулай ук контракт буенча хезмәткә китүче, хәрби уку йортларына керү теләге булган йөзләп егеткә тикшерү үткәрде. Бер читтә гәпләшеп, үзара көлешеп торган егетләр белән сүзгә кушылам....
-
Азнакайдан ханым ашыгыч ярдәм хезмәте эшеннән зарланды
«Минем әтием беренче төркем инвалид. Ул Микулино авылында яши. Әмма ашыгыч ярдәм чакырган саен, алар йөз төрле сәбәп табып, килмәскә тырышалар. Алар ни өчен хезмәт хакы ала соң?» Оксана дип имзаланган бу хатны без район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илфат Фәрхуллинга җибәрдек һәм аннан түбәндәге җавапны алдык: - Микулино авылыннан...
-
Мәктәп укучылары Азнакай шагыйрәсе Нәсимә Фазлыева белән очрашты
- Барыгызга да зур бишле! - диде Нәсимә апалары Фазлыева Азнакайдагы 1нче урта мәктәпнең дүртенче сыйныф укучыларына. Шулай булмыйча, укучылар шагыйрәнең "Иң матур рәсем" китабына кертелгән барлык шигырьләрен дә ятлап бетергәннәр бит. Район балалар китапханәсе (китапханәче Тәслимә Корбанова) һәм мәктәп укытучылары (Роза Хәйретдинова) оештыруындагы әдәби кичә искиткеч җылы һәм тәрбияви...