11 март 2017 яңалыклары
-
Салават Миңнехановтан ахшам намазыннан соң селфи: "Егетләр белән!"
Җырчы Салават Миңнеханов Яшел Үзән районы Бакырчы авылындагы "Суфия" мәчетендә ахшам намазын укыганнан соң селфи ясап, социаль челтәрдәге аккаунтына элеп куйган. "Егетләр белән истәлеккә фотога төштек", - дип язган. "Егетләр конкретный, брат", - дип язган кулланучылар. Дөрестән дә, егетләр "конкретный", аеруча Салават үзе.
-
Чаллыда "өй кондитер”ларын тикшерә башладылар
Җитмәсә "кондитер"ларның сәламәтлек кенәгәләре юк, ә бу исә ризык әйберләре белән халыкка хезмәт күрсәтүчеләр өчен мөһим шарт булып тора. (Чаллы, 11 март, "Татар-информ", "Шәһри Чаллы"). Чаллыда өйдә заказга кондитер ризыклары пешереп сатучыларны тикшерә башладылар, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы. Роспотребнадзор идарәсе һәм эчке эшләр идарәсе хезмәткәрләре бигрәк тә торт өй...
-
Татарстанда авыл җирлекләренә грант бирү бәйгесе башланды
104 муниципаль берләшмә җиңүче булачак һәм аларның һәркайсы 1әр миллион сум акча алачак. (Казан, 11 март, «Татар-информ»). Татарстан муниципаль берләшмәләр советы һәр елны уздырыла торган республика бәйгесенә гаризаларны 31 мартка кадәр кабул итәчәк, дип хәбәр итә ассоциация матбугат хезмәте. Бәйгенең оештыру комитеты утырышында совет рәисе 104 муниципаль берләшмә җиңүче булачагын...
-
Котлыйбыз Мамин Нурулла Гомәр улын!
Мөслим авылында яшәүче кадерле әтиебез, бабабыз Мамин Нурулла Гомәр улына 11 мартта 85 яшь тула. Без аны матур юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз, җан тынычлыгы, саулыкның ныклысын, гомернең озынын, балалар һәм оныклар куанычын күреп яшәвеңне телибез. Күпме генә рәхмәт әйтсәк тә, Бик аз булыр кебек күңелгә. Бәхет-шатлык кына юлдаш булсын...
-
Котлыйбыз Фарукшин Әкъсән Фарукша улын!
Үчәлле авылында яшәүче кадерле әтиебез, бабабыз Фарукшин Әкъсән Фарукша улын 80 яше тулган көн белән котлыйбыз. Аңа сәламәтлек, бәхет, шатлык телибез. Әтиебез - бабабыз, Без бәхетле җирдә син барга. Фәрештәләр кунсын иңнәреңә Туган көнең белән котларга. Иң изге теләкләр белән: кызлары, кияүләре, 8 оныгы һәм 12 оныкчыгы
-
Азнакайда терроризм турында ялган хәбәр бирүче хөкем ителде
Азнакай шәһәр прокуратурасы элек тә хөкем ителгән 27 яшьлек гр.А.га карата дәүләт гаепләвен яклады. 2016 елның 15 ноябрендә ул аек булмаган хәлдә Азнакай шәһәре эчке эшләр бүлегенең дежур частенә шалтырата һәм террорчыларның заложниклар алулары һәм күпкатлы йортны шартлатулары турында ялган хәбәр бирә. Гр.А. үз гаебен тулысынча таный. Суд аның элеккеге...
-
Азнакайда кыш соңгы салкыннарын бөрки
Быел яз иртәләде. Мартның башы гына әле, ә инде урамда гөрләвекләр ага. Шулай да кышның китәсе килми, соңгы көннәрдә ул үзенең салкыннарын бөркеп калырга ашыга. Әмма бездә һәр фасылның үз матурлыгы бар, кыш белән яз тарткалашкан мизгел дә әнә ничек күзләрне камаштырырлык күркәм! Резеда Шәрипова
-
Көлә-көлә күзләр яшьләнде. ФОТОРЕПОРТАЖ.
"Өмет" үзәгенең Чалпыдагы социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә хезмәткәрләр һәм биредә сәламәтлекләрен ныгытучылар көче белән зур бәйрәм концерты оештырылды. Шигырьләр, җырлар, юмор беркемне дә битараф калдырмады. Тамашачылар һәр чыгышны яратып кабул итте, мәзәкләрдән күзләре яшьләнгәнче көлделәр. Әмирә Гәрәева
-
Азнакайда педагогларның һөнәри үсеш инновацион моделенә багышланган республика семинара узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
10 мартта Азнакай 1 нче урта мәктәбе базасында «Педагогларның һөнәри үсеш инновацион моделе» дигән темага мәгариф идарәсе җитәкчеләренең укыту-методик эшләре буенча урынбасарлары өчен республика семинары узды. Ул фәнни-методик материаллар күргәзмәсеннән башланып китте. Семинарда катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов сәламләде. Ул районда мәгариф тармагына зур игътибар бирелүен, педагоглар алдына...
-
Ришат Төхвәтуллин бушка концерт куйды
Җырчы Ришат Төхвәтуллин туган авылы - Башкортстанның Туймазы районы Карамалы Гобәй авылында тәүге тапкыр бушка концерт куйды. Җырчы туган ягында концерт куярга күптәннән хыялланса да, гастрольләр графигының тыгыз булуы моңа комачау иткән. - Ришат, гадәттә, синең концертыңа билет алу кыен, чөнки билетлар тиз сатылып бетә. Ә авылыңда бушка концерт куйгансың....
-
Азнакай районы Чалпы авылында яшәүче Садриевлар гаиләсе һәркемгә үрнәк
(Азнакай, 11 март, "Татар-информ", "Маяк", Рәфия Зәкиева). Гүзәлия һәм Ленар Садриевлар туган-үскән җирләрендә - Азнакай районының Чалпы авылында яшьләр бер-берсен яратышып өйләнешәләр, читкә китмичә, ата-ана нигезендә төпләнеп яшәргә калалар, диелә район хәбәрендә. 1980 елда уллары Илнар, 1984 елда кызлары Эльмира дөньяга килә. Бераздан Эльмираның җитди авыру икәне, яшь гаиләне алда...