11 март 2016 яңалыклары
-
15 март – Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне
Бу көн уңаеннан Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге ел да кулланучылар өчен "кайнар линия" элемтәсе оештырып килә. Үзебез үк белеп торабыз, кибетләрдәге бар азык-төлек тә сыйфатлы, сәламәтлек өчен файдалы түгел. Шуңа да ризыкка игътибарлы булу, сатып алганда аның эшләнү технологиясе, куллану сроклары белән танышу мәслихәт. Әгәр кулланучы буларак хокукларыгыз бозылу, я...
-
«Дүрт үгез акчасын җилгә очырдым»
Малың булса - көтүче, йоның булса - тетүче, ә беркатлылыгың булса, алдап китүче бик тиз табыла. Зәй районы, Аксар авылында яшәүче Тәлгать Шәвәлиевне дә моннан алты ел элек бер оешма җитәкчесе төп башына утырткан. Йөз мең сумнан артык акчасыз да, дүрт үгезсез дә калган ул. Хәзер исә гаделлек, дөресрәге, югалган...
-
Парлы булу – таҗлы тәхет
Ун ел бергә. Гаилә тормышы өчен азмы бу, күпме? Шушы дәвер эчендә нинди вакыйгалар узган да, нинди генә бәхетле мизгелләр кичерелгән? Узган атна ахырында ЗАГС бүлеге һәм аның "Пар канатлар" клубы бүгенге көндә матур гына яшәп ятучы шушы гаиләләр белән "Гөлчәчәк көне" кичәсендә бу сорауларга җаваплар эзләде. Тормыш ыгы-зыгысының салкын...
-
12 март көнне 13.00 сәгатьтә “Шифа” сәүдә үзәгендә азнакайлылар өчен зур бәйрәм оештырыла
Сезне артистлар катнашында күңелле музыкаль тамаша, викторина, кызыклы уеннар, күтәренке кәеф көтә. Биредә "Маяк" газетасы сайтында үткәрелгән бәйгедә җиңүчеләрне тантаналы шартларда бүләкләү булачак. Барлык райондашларны әлеге бәйрәм чарасында көтеп калабыз!