11 март 2015 яңалыклары
-
Азнакай район башлыгы хокук саклау органнары белән атналык киңәшмә уздырды
Дүшәмбе көнне узган хокук саклау органнары белән атналык киңәшмәдә иҗтимагый, дини һәм милләтара мөнәсәбәтләрне үстерү мәсьәләләре, мөхтәсибәтнең район авылларында алып барган эшчәнлеге тикшерелде. Яз җитү белән, караклар да йокыдан "уяна" башлый. Бу уңайдан район башлыгы Марсель Шәйдуллин хуҗалыгы предприятиеләрендә саклык чараларын ныгытып, терлек урлауга юл куймаска кушты.
-
Бүген Азнакай районының Сәпәй авылында шәхси йортта янгын чыгып, торак бинасы тулысынча янып беткән
Чәршәмбе көнне төнлә Сәпәй авылы шәхси йортта янгын чыгып, торак бинасы тулысынча янып беткән. Янгында зыян күрүчеләр юк. Бүгенге көндә утның нидән чыгуын ачыклыйлар. Азнакай күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге электр җиһазларыннан файдаланганда янгын кагыйдәләрен сакларга; спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаска; урын-җир өстендә тәмәке тартмаска; балаларны үзләрен генә калдырмаска, игътибарлы һәм сак булырга...
-
Азнакайда Әнәс Карый иҗаты буенча фәнни-гамәли конференция узды
3 мартта Азнакай шәһәре 9 нчы мәктәп базасында "Безнең мирас" журналы белән берлектә "Балалар шагыйре, фронтовик, мөгаллим Әнәс Кари - мирасы һәм хәзерге заман" темасына төбәкара фәнни-гамәли конференциясе уздырылды. Анда Бөгелмә, Баулы, Азнакай районы татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучылары, мәктәп китапханәчеләре, балалар бакчаларында эшләүче татар теле тәрбиячеләре катнашты. Конференциянең...
-
Буген Азнакайда сугыш ветераны Канәгать Газизуллин истәлегенә бильярд ярышлары бара
Менә җиденче ел инде районыбызның легендар шәхесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Канәгать Газизуллин истәлегенә балалары бильярд буенча ярышлар оештыра. Быел бәйге Җиңүнең 70 еллыгына да багышланып, 11 март көнне башланып китте. Ярышларны ачу тантанасына аның якыннары, элеккеге хезмәттәлшәре, дуслары, чордашлары җыелды. Бильярд ярышлары 2 көн барачак.
-
Азнакай гүзәлләре җиңү белән кайтты
"Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашыннан" республика конкурсыннан азнакайлылар уңышлар белән кайтты. "Хатын-кыз-Лидер" номинациясендә Актүбә бистәсе башлыгы Роза Галиева, "Минем язмыш - минем һөнәрем" номинациясендә "Азнакайнефть идарәсендә" оператор булып эшләүче Светлана Иванова беренчелекне яуладылар.
-
Азнакайда "Аҗаган" уеннары бара
Һәрберебезнең бала чактагы "Аҗаган" уеннары күңеленә сеңеп калган. Рухи ныклыкны, команда бердәмлеген һәм физик көчне сынаучы бу хәрби-спорт уеннары әле дә дәвам итә. Башта ул һәр мәктәптә уздырылды. 13 мартта исә иң көчле командалар шәһәребезнең 8 нче мәктәбе базасында район күләмендә җиңү яулау өчен көрәшәчәк. Нәфисә Шәфыйкова, мәгариф идарәсе начальнигының...
-
Азнакайда сугыш ветераннарына һәм тыл фидакарьләренә “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” медальләрен тапшыру тантаналары дәвам итә
Сугыш ветераннарына һәм тыл фидакарьләренә "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" медальләрен тапшыру тантаналары дәвам итә. Узган атнада үткән район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән утырышында юбилей уңаеннан дәүләт бүләкләре районыбызның - 4, район-шәһәр Мәдәният йортында узган хатын-кызларыбызны бәйрәм белән котлау кичәсендә - 18, Митрәйдә - 8, Әсәйдә -...
-
Азнакайда “Тизрәк терел!” социаль акция үтте.
7 март көнне Азнакай үзәк сырхауханәсендә "Тизрәк терел!" социаль акция үтте. Аның инициаторы - Казан Федераль университеты талибәсе, "Кадрлар резервы" республика проектында катнашучы Регина Гыйльманова. Сырхауханәдә дәваланучы балалар янына клоуннар килде һәм алар белән күңелле уеннар, тамаша-бәйгеләр оештырдылар. Акциянең максаты - балаларның күңелен күтәреп, аларга тизрәк савыгуда этәргеч бирү, шатлык...