10 декабрь 2016 яңалыклары
-
Азнакай иҗтимагый советы профсоюз активы белән матубгатка язылу хакында сөйләште
Азнакай районы иҗтимагый советының чираттагы утырышы предприятие-оешмаларның профсоюз оешмалары җитәкчеләре катнашында узды. Анда матубгатка язылу һәм инвалидлар декадасында мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтү, шәһәрне Яңа елга бизәү мәсьәләләре хакында сөйләшенде. «Татмедиа» АҖ филиалы «Маяк» газетасы редакциясе» директоры Фәрхәт Шәйхулов 2017 елның беренче яртыеллыгына җирле басмага язылу барышы белән таныштырды. -...
-
Азнакайның үзенчәлекле балалары яраткан әкият геройлары белән күңел ачтылар
Инвалидлар декадасы уңаеннан Азнакай шәһәре Яшьләр үзәгендә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен күңелле киәч узды. Балалар һәм ата-аналар әкият геройлары белән бергәләп җырладылар, биеделәр, төрле уенарда катнаштылар.
-
Азнакай Яңа елны каршыларга әзерләнә
Азнакай Яңа елны каршыларга әзерләнә. Бу көннәрдә Татарстан мәйданын бизәү эшләре бара. Анда инде үзәк чыршы утыртылган, төсле утлар куела, боз сыннары төзелә. Быел азнакайлыларны яңача күренешләр көтә. Бу чарага "Татнефть" җәмгыяте дә ярдәм күрсәткән. Фото www.aznakaevo-rt.ru
-
Азнкай шәһәрендә “3D әкият дөньясында» республика бәйгесенең муниципаль туры узды
Азнкай шәһәре Балалар иҗат үзәгендә "3D әкият дөньясында» дигән техник иҗат бәйгесенең муниципаль туры узды. Анда 4 нче лицейдан, 5 нче урта мәктәптән һәм Балалар иҗат үзәгеннән 12 укучы катнашты. Конкурска 3D принтерында укучылар үзләре ясаган әйберләр кабул ителде. Җиңүчеләрнең эшләре республика бәйгесендә катнашачак.
-
Азнакай хатлары: "Өй туебыз 3 көн дәвам итте"
(Азнакай, Гөлсинә Төхбәтуллина) Без гаиләбез белән авылыбызга (сүз Югары Стәрле турында бара) кайтып урнашуга, әти-әниебез, озакка сузмыйча, төпләнеп, өй салырга ниятләделәр. Бу-1968 ел. Нигез корырлык урын сайладылар, Сибгатулла бабам ягыннан кардәш Рәиф абыйларга күрше нигез булды инде анысы. Тегесен-монысын җыештырып, Оренбургтан алып кайткан әзме-күпме акчаны да кушып, эшкә тотындылар. Әткәмнең...