10 декабрь 2015 яңалыклары
-
Азнакайда – каз өмәсе гөрли
Бөтендөнья татар конгрессының "Ак калфак" татар хатын-кызлар оешмасының Азнакайда үтүче илкүләм семинары көн буена барды. Илнең төрле почмакларыннан җыелган кунаклар районның төбәкне өйрәнү музеенда булдылар, ЗАГС бүлегендә "Пар канатлар" клубы, гимназиядә "Ак калфак" оешмасының яшьләр, укучылар белән алып барган эшчәнлеге белән таныштылар. Мәнәвез авылында Расиха чишмәсе янында үткәрелгән каз өмәсе...
-
Азнакайда Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының илкүләм семинары дәвам итә
Анда катнашучылар 5 төркемгә бүленеп, бу минутларда шәһәрнең 1нче мәктәбендә Габдулла Тукай һәйкәлен ачу тантанасында, милли ашларга багышланган ачык дәресләрдә, "Азнакай нуры" мәчетендә исем кушу, "Ак мәчеттә" никаһлашу йолаларында катнашалар, "Йолдызчык" балалар бакчасында "Бишек җырлары" проектын тәрбия эшендә куллану тәҗрибәсен өйрәнәләр.
-
Яр Чаллыда азнакайлылар якташлары белән очрашты
Азнакайның ул-кызлары кай тарафларга гына сибелмәгән! Чит җирләрдә яшәсәләр дә, туган якларын сагынып, аның белән һәрчак кызыксынып тора алар. Нәкъ шушы җирсү хисләре белән Яр Чаллыда яшәүче якташларыбыз 8 декабрьдә азнакайлыларны кунакка дәште. 2013 елда ак каланы бай ярминкә, җыр-моңнары белән әсир итеп кайткан иде Азнакай уңганнары. Бу юлы да...
-
Бүген Азнакайда зур вакыйга: Бөтендөнья татар конгрессының “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының илкүләм семинары уза
Илебезнең төрле төбәкләреннән җыелган кунаклар мәктәпләрдә милли кыйммәтләребезнең ничек саклануы, өйрәнелүе белән танышачак, музейда, китапханәдә булып, шәһәребезне карап, районның башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез белән элемтәләре хакында да мәгълүмат алачаклар. Иман йортларында исем кушу, никаһ укыту кебек борынгыдан килгән йолаларыбыз да аларның күңеленә хуш килер, шәт. Хәер, бүгенге чаралар әле болар...
-
Азнакайда хәйрия марафоны узды
Радельнең да яшьтәшләре кебек рәхәтләнеп өйне ду китереп чабып йөрисе, сикереп уйныйсы, кулына каләм тотып рәсемнәр ясыйсы, үзе яныннан бер минутка да китмәгән якыннарын кочып рәхмәтләр әйтәсе, шигырьләр сөйлисе, җырлыйсы... килә. Юк шул инде, Ходай аңа андый бәхетне бирмәгән. Аяклары, куллары, хәтта иреннәре дә аны һич тыңламый, чак кына хәрәкәтләнү...
-
Актүбәдә тагын бер яшел почмак пәйда булды
Бистәбез елдан-ел матурлана. Урамнарыбыз, халык өчен ял урыннары төзекләнә, күпме балалар һәм спорт мәйданчыклары калыкты. Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге парк, яңа аллеялар, скверларыбыз белән дә горурланабыз. Яңа ел алдыннан тагын бер куанычлы вакыйга - тугызынчы һәм унынчы кварталлар территориясендә яңа сквер ачылды. Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин актүбәлеләрне...
-
Фермер Альберт Сәгытдинов үзенең уңыш сере белән уртаклашты
Елның-елында уңыш бәйрәмендә авыл фидакарьләрен хөрмәтләү районыбызда матур традициягә әйләнде. Быелгы тантанада ТР авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов "Сәгытдинов А.Х" крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Альберт Сәгытдиновка "Россиянең атказанган фермеры" таныклыгын тапшырды, яңа хезмәт уңышлары теләде. 40 ел авыл хуҗалыгында тырыш хезмәт куйган Альберт Хаҗи улы чынлап та мондый югары бүләккә...