10 декабрь 2014 яңалыклары
-
Якташыбыз Зәйнәп Фәрхетдинова өчен тавыш бирик!
"Музыкаль дистә"дә якташыбыз Зәйнәп Фәрхетдинова өчен тавыш бирик. 5066 номерына 139 санын җибәрәбез һәм җиңәбез! SMS бәясе 10 сум. Зур җиңүдә һәрберебез үзебезнең өлешне кертик. Зәйнәп Фәрхетдинованың җиңүе - Азнакай җиңүе.
-
Әгерҗенең батыр кызы
Кечкенәдән тиктормас, шук-шаян булып үсә Гайшә. Атаклы бакчачы Шәйморатның икенче кызы булып 1923 елда Әгерҗе авылында дөньяга килә ул. Башлангыч белемне авыл мәктәбендә ала, ә инде җиденчене Туйкә мәктәбенә йөреп укып тәмамлый. Янып торган чибәр, озын кара чәчле, кыю, чая кызны колхоз Тәтеш районына хисапчылар әзерләү курсларына укырга җибәрә. Монда...
-
Азнакайда эш бирүчеләргә мәшгульлек үзәге киңәшләре
Бөтен төр өлкәдә дә предприятиегә, оешма-учреждениегә персонал туплау вакытында гадәттә бер үк төрле проблемаларга килеп төртеләләр. Алар исә, үз чиратында, хезмәт чыгымнарын арттыра, хезмәткәрләр эзләп, никадәр акча һәм вакыт югалтыла. Әмма әлеге мәшәкатьләрдән качарга була, бу нәүбәттән эш бирүчеләр белән кайбер киңәш-тәкъдимнәребезне уртаклашып алырга булдык. 1. Иң еш очрый торган...
-
Рубльнең артка тәгәрәве буенча азнакайлылар ни дип уйлый
Бүгенге икътисад җәмгыятьне умарта күчедәй гөжләтә. Киләсе елга төрле дәрәҗә бюджетның каешны ныграк кысачагын инде аңлап алган халык та кесәсен барлый, гаилә бюджетын чамалап эш итә башлады. Эш урыннарында коллегаларның үзара сөйләшүләрендә дә, автобуста булсынмы, кибет-базарларда гәпләшүләрдә - бу хакта сүз ешрак кузгала башлады кебек. Милли акчабыз - сумның (рубльнең)...
-
Азнакай районының 83 проценты – 900 млн сумы – мәгариф өлкәсенә юнәлдерелгән
Кичә, 9 декабрьдә, район һәм шәһәр Советларының чираттагы утырышы узды. Анда 2015 елга һәм 2016-2017 еллардагы планлы чорга район һәм шәһәр бюджетлары тикшерелеп, икенче укылышта кабул ителде. Бюджетның 83 проценты - 900 млн сумы - мәгариф өлкәсенә юнәлдерелгән. Шуңа күрә белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә җитди игътибар таләп ителә, дип билгеләп...
-
Азнакай районда терлекчелек буенча семинар узды
Ит-сөт җитештерү бүгенге көндә агропредприятиеләрдә көндәлек керем чыганагы булып тора. Соңгы вакытта илебез җитәкчелеге җитештерүчеләребезгә карата игътибарны арттыру, төрле ярдәм чаралары күрү, җитештергән продукциягә тиешле бәя бирү өлкәсендә эш алып бара. Гомумән, район күләмендә дә хуҗалыкларга бу өлкәдә зур ярдәм күрсәтелә. Чит ил товарларына санкция кертелү дә авыл хуҗалыгы товарлары...
-
Хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хезмәт хокуклары үтәлешен тәэмин итү максатында, 11 декабрьдә республикада «кайнар линия» эшләячәк
Хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хезмәт хокуклары үтәлешен тәэмин итү максатында, 11 декабрьдә республикада «кайнар линия» эшләячәк. Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле, дәүләт хезмәт инспекциясе, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре сорауларга тулы мәгълүмат бирәчәкләр. Белешмәләрне сәгать 10.00нан 17.00 сәгатькә кадәр алырга мөмкин. Телефоннар: 8(843) 236-40- 17, 8(843)...
-
Азнакай район башлыгы Марсель Шәйдуллин Наилә Хәернасова янында булды
Аның әлегә иң зур хыялы - сыйныфташлары белән бергәләп парта артында утырып дәрес тыңлау, аякларына ныклап басып укытучы сорауларына җавап бирү. Аның да яшьтәшләре белән тәнәфестә шау-гөр килеп, дөньясын онытып уйныйсы-шаярасы килә... Әмма... Наилә боларны эшли алмый, чөнки әлегә аяклары бераз "киреләнеп", аны "тыңламыйчарак" торалар. Тик кыз бу халәтенең вакытлыча...