10 октябрь 2017 яңалыклары
-
«Дан минуты»нда дан казандылар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
"Өмет" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә "Дан минуты" ("Минута славы") дигән кызыклы чара үтте. Алабуга, Әлмәт, Чаллы, Азнакай шәһәрләреннән, Актүбә бистәсе һәм Үчәлле авылыннан килеп, биредә сәламәтлекләрен ныгытучылар бәйгегә иҗади якын килделәр һәм зур уңыш казандылар. Аларның чыгышларын бүлек белгечләре бәяләде. Һәрбер катнашучыга дипломнар тапшырылды. Алсу Бадыйкова, социаль эш буенча белгеч
-
Халык биредә хәләл продуктлар алыр өчен иртәннән үк чират тора. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Ышанмасагыз, килеп карагыз. Шәһәребезнең күпләп сатып алу базарында урнашкан (оптовый рынок) "Хәят" кибете азнакайлыларга үзебездә җитештерелгән продукция тәкъдим итә. Ассортиментлары бай, һәрдаим яңартылып тора. Кибет хуҗалары Әсәй авылыннан Луиза һәм Азамат Саттаровлар. Халык бигрәк тә шушы авыл сөтен, каймагын яратып ала. Шулай ук бу кибеттә "Маяк" газетасының альтернатив пункты урнашкан....