10 октябрь 2013 яңалыклары
-
Азнакайда балык тоту бәйгесе узачак
Ялларны күңелле, файдалы итеп үткәрү максатыннан, җирлегебездә төрле чаралар еш оештырыла. Аның чираттагысы 12 октябрь көнне Чалпы авыл җирлегендәге Наратлы буасында балык тоту бәйгесе буларак уздырыла. 10.00 сәгатьтә теркәлү үтеп, һәркем үз бәхетен сынап карый алачак. Тулырак мәгълүматны 8-917-259-20-57 номерына шалтыратып белергә була.
-
Азнакай прокуроры Илшат Нәҗмиев халыктан кергән сорауларга җавап бирә
Кеше хокукларын яклау - прокуратураның төп бурычларының берсе. Муниципаль район һәм шәһәр прокуроры Илшат Нәҗмиев халыктан кергән сорауларга җавап бирә. Үзегезне борчыган сорауларыгызны 20 октябрьгә кадәр эш көннәрендә иртәнге 9дан кичке 17.00 сәгатькә кадәр 7-07-88 телефоны аша бирә аласыз. Җаваплар белән газета битләрендә танышып булачак.
-
Азнакай шахматчылары республикада беренчелекне яулады
Узган атнада Әлмәт шәһәрендә муниципаль хезмәткәрләрнең II спартакиадасының зона этабы үткәрелде. Республиканың тугыз районыннан килгән муниципаль хезмәткәрләр спортның җиде төре буенча көч сынашты. Азнакай муниципаль районы спортчылары шахматта - 1, баскетбол һәм җиңел атлетикада 3 нче булды. Гомумкоманда зачетында безнекеләр - дүртенче.
-
Азнакай игенчеләре бәйрәмне зур хезмәт уңышлары белән каршылый
10 октябрьдә Казанда, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме алдыннан, традицион уңыш бәйрәме уздырыла. Ә безнең җирлектә ул 1 ноябрьдә үткәреләчәк. Әлбәттә, мондый бәйрәмнәр районыбыз хуҗалыкларында да гөрләп узар. Әлеге тармак икътисадның өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Муниципаль район җитәкчелеге һәм авыл халкы Азнакайның элекке данын кайтаруны бурыч итеп куйдылар. Бәйрәмне...
-
Азнакайда карак эш бүлмәсеннән акча букчасын урлый
Халык арасында күпме генә аңлату эшләре алып барылса да, букчалары, акчалары, кыйммәтле әйберләренә күз-колак булмаучылар әледән-әле караклар ятьмәсенә эләгеп тора. Мәсәлән, билгесез кеше "Азнакайнефть" идарәсенең Актүбә бистәсендәге бер подразделениесендә эшләүче хатын-кызның эш бүлмәсеннән акча букчасын урлый. Ә аның эчендә 2500 сум акча, 4000 сумлык алтын беләзек, банкомат картасы була...
-
"Маяк" азнакайлыларны “Әбүнәче көне”нә чакыра
«Маяк» газетасы редакциясе 10 октябрь көнне 9.00-15.00 сәгатьләрдә Азнакай почтамты (Азнакай шәһәре, Пушкин ур., 6) белән берлектә "Әбүнәче көне" үткәрә. Бик күңелле булачак, килегез! «Маяк»ка язылучы һәркемне бүләкләр көтә!