10 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Өлкән яшьтәге азнакайлылар көнкүрештә куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәнәләр
Яшь барган саен хәтер начарлана, күзләр ачык күрми, колаклар анык ишетми башлый. Еш кына газга чәй яки аш куеп, бу хакта онытып, өйдән озакка чыгып киткән чаклар була. Кыскасы, бәхетсезлек аяк астында гына. "Өлкән яшьтәгеләр өчен куркынычсызлык мәктәбе" программасын тормышка ашыру максатларында "Өмет" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә хезмәт алучылар өчен көнкүрештә...
-
Азнакай мәктәпләрендә ата-аналар җыелышлары узды
Район мәктәпләрендә ата-аналар җыелышлары узды. Анда яңа уку елына мәктәпләрнең әзерлеге, балаларны тукландыру, дәрестән соң вакытларын оештыру, юл куркынычсызылыгы, имтиханнарга әзерлек мәсҗәләләре тикшерелде. Ата-аналар алдында шулай ук хокук саклау органнары вәкилләре һәм табиблар чыгыш ясадылар.
-
Азнакайның 1 нче мәктәбендә шәфкатьлелек көне узды
Азнакай 1 нче урта мәктәбе Халыкара шәфкатьлелек көненә актив кушылды. Укучылар мохтаҗ гаиләләрдәге балалар өчен дәфтәрләр, язу әсбаплары җыю оештырдылар. Барлык әйберләрне "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә тапшырдылар.