10 сентябрь 2015 яңалыклары
-
Азнакай укучылары кытай телен дә өйрәнә
Күп телләр белү бүгенге заманда файдага гына. Азнакайның 5 нче мәктәбендә татар һәм рус телләре өстенә кытай теле дә өйрәтелә башлады. Әлегә ул программага факультатив рәвешендә кертелгән. Көнчыгыш графикасы белән кызыксынучылар укучылар арасында гына түгел, өлкәннәр арасында да шактый дип хәбәр итә мәгариф идарәсе.
-
Азнакай балалары Бөтенроссия иҗади бәйгесенең Республика этабында җиңеп чыктылар
Янгын куркынычсызлыгы буенча балалар-яшүсмерләр арасында Бөтенроссия иҗади бәйгесенең Республика этабында җиңүчеләр арасында безнекеләр дә бар. Мәнәвез авылы "Чишмә" балалар бакчасының, Азнакайдагы беренче мәктәпнең 6 А һәм 6 Б сыйныфы укучыларының коллектив эшләре һәм Азнакай шәһәренең "Кыңгырау" балалар бакчасыннан Мөнир Шакиров бәйгедә призлы урыннарны яуладылар. Җиңүчеләргә Почет грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.
-
Укучылар куркынычсызлыгын кайгыртып
Азнакайдагы 8 нче мәктәптә тыныч кына барган дәресләрне янгын сигнализациясенең шомлы авазы өзде. Бөтен кешегә дә бинадан чыгарга әмер бирелде. Укучылар янгын була калса, һәр көнне йөргән гадәти "сукмакларыннан" китәргә бик мөмкиннәр. Шуңа да аларны бәла-казадан саклау, тиешле күнекмәләрне алу өчен мондый өйрәнүләр уздыру кирәк. Бу чара һәрбер мәктәптә ярты...
-
Азнакай урамнарында бәйрәм гөрли
Җәйнең хакимлекне ычкындырырга теләмичә көз белән якалашкан бу мәлендә, көннәрнең матур торуыннан файдаланып, ТСЖлар, ТОСлар урам бәйрәмнәре үткәрүне дәвам итә. Узган атнада шәһәребезнең иске өлешендәге Мәктәп, Пионер, Глинка урамнары халкы шау-гөр килеп кич утырды, ягъни күршеләр хәл-әхвәл белеште, рәхәтләнеп күңел ачты. Гадәттәгечә, бәйрәмгә район җитәкчеләре дә җыелып килде, бу төбәктә...
-
Төбәкне өйрәнү музее яңа бинага күчәргә әзерләнә
Азнакайда яңа музей комплексы төзелеше төгәлләнеп килә. Биредә районның үсешен яктырткан, төрле өлкәләргә кагылышлы экспозиция заллары булачак. Шушы көннәрдә сөенечле хәбәр килеп иреште: төбәкне өйрәнү музее «Иң яхшы мәдәният учреждениясе» номинациясендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 500 мең сум күләмендәге грантына лаек булды. Бу акча музейның фонд саклагычын заманча мультимедияле технологиялэр...