10 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Азнакайда яшәүче социаль яклауга мохтаҗ 5 бала Кырымда ял итте
Азнакайда социаль яклауга мохтаҗ гаиләләргә игътибар зур. Бу җәйдә социаль яклау идарәсе юлламасы буенча бушка 62 бала - "Азнакай" санаториенда, 28 бала Бөгелмәнең Губин исемендәге сәламәтләндерү лагеренда ял итте. Шулай ук 5 балага Кырымда ял итү бәхете елмайды.
-
Азнакайда төзүчеләр хөрмәтенә зур бәйрәм узачак
Шәһәребезнең көннән-көн купшылана, үсә баруында, сүз дә юк, төзүчеләребезнең өлеше бәһасез. Көн кызуында да, коеп яуган яңгырда, ачы җил өермәсе вакытында да алар эштә. Бу һөнәрне әнә шундый ныклы рухлы, чыдам, тырышлар гына сайлый торгандыр да. 12 сентябрьдә 16.00 сәгатьтә төзүчеләребезгә багышланган бәйрәм концерты аларның менә шушы тынгысыз хезмәтенә мәдхия...
-
Азнакайда алдан сайлаулар уза
Азнакай районы һәм шәһәре участок сайлау комиссияләре җитди сәбәпләр (отпуск, командировка, хезмәт һәм уку режимы, дәүләт һәм җәмәгать бурычларын үтәү, сәламәтлек торышы һәм башкалар) аркасында үз сайлау участогында сайлый алмаган сайлаучылар өчен 2014 елның 10 сентябреннән 13енә кадәр чорда гаризаларны карап, алдан сайлаулар уздыра. Эш көннәрендә сайлау комиссияләре 16.00-20.00, ял...
-
Азнакайда "алтын парларны" хөрмәтләделәр
Бу дөньяга һәр җан иясе парлап яратылган. Кошларга гына түгел, адәм балаларына да парлап канат кагу җиңелрәк. Тормышның сикәлтәле юлларында шул канатларны каермыйча, соңгы сулышкача бергә булу - зур бәхет. Көзнең алтынсу төсләргә манылып барган бер мәлендә - 9 сентябрьдә "Акчарлак" ресторанына әнә шундый бер тән һәм бер җан булып...
-
Азнакай мәктәпләрендә “Финанс белеме көне” Бөтенроссия акциясе узды
5-6 сентябрьдә районыбызның барлык мәктәпләрендә "Финанс белеме көне" Бөтенроссия акциясе узды. Шәһәребезнең 5 нче урта мәктәбендә 9-11 нче сыйныф укучыларын финанс нигезләре серләренә Пенсия фонды идарәсенең бүлек начальнигы Розалия Мөбарәкшина төшендерде. - Финанс белеме көненең максаты - яшьтән үк үз керемнәрең белән нәтиҗәле идарә итү күнекмәләрен тәрбияләү, чөнки базар икътисады...
-
"Пробизнесбанк" Азнакай укучыларын яңа уку елы белән котлады
Озын җәйге каникулдан соң сагынышып, кулларына аллы-гөлле чәчәкләр тотып, укучылар киң мәктәп ишек алдына тантаналы линейкага җыелдылар. Аларны, ата-аналарны һәм укытучыларны мәктәп директоры Азат Хәмидуллин Белем көне белән тәбрикләде. Ул кыскача мәктәпнең тарихы, ирешкән уңышлары белән таныштырды. Фәннәр буенча олимпиадаларда, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда, спорт ярышларында призлы урыннары шактый 8 нче...