10 июль 2017 яңалыклары
-
Азнакайда Сөрән суктылар. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Сабантуй бәйрәме алдыннан борын-борынгыдан килгән йола буенча халыктан бүләк җыю - Сөрән сугу оештырыла. Азнакайда да ул башланып китте.
-
Азнакайда «Минем тату гаиләм” рәсем конкурсы узды
"Өмет" халыккка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан балалар өчен кызыклы чара оештырдылар. Башта аларга гаиләнең кыйммәте, җәмгыятьтә тоткан роле турында сөйләделәр. Аннан соң «Минем тату гаиләм" рәсем конкурсы узды. Балалар рәсемнәре буенча үз гаиләләре, андагы традицияләр белән таныштырдылар.
-
Азнакайда ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев балаларның җәйге ялын оештыру белән танышты. ФОТОРЕПОРТАЖ.
ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев азнакайлыларны кабул итте. Соңыннан ул "Каенкай", "Бөркеткәй" һәм "Кояшкай" лагерьларында булып, балаларның җәйге ялын оештыру белән танышты.