10 июнь 2014 яңалыклары
-
Азнакайлыларга "Ришвәт биргәннәре булдымы?" дигән сорау бирдек
Заманасына күрә яманлыклары да яңара тора. Шуларның берсе - ришвәтчелек. Җәмгыятьтә ничә еллар буена аңа каршы көрәш алып барырга тырышсак та, әлегәчә җиңә алганыбыз юк. Бу яманлыкның да яшеренгән әллә нинди алымнары өскә калка. Шәһәрдәшләребезгә: "Сезнең ришвәт биргәнегез булдымы?" - дигән сорау биреп карагач, шундый фикергә килдек. Гөлия Хисамова, 50...
-
Азнакайда 2 кешене елан чаккан
Җәйнең үз хәвеф-хәтәрле яклары бар. Республикабыз сулыкларында ел башыннан 15 кеше батып үлгән, аларның 2се балалар булуы тагын да аяныч. Шөкер, безнең районда мондый фаҗигаләр әлегәчә теркәлмәде һәм алар булмасын да иде. Узган елларда җиләккә баручыларны елан чагуын онытмыйк. Быел да андый очраклар булган. Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән 2...
-
Азнакай-Ютазы юлында җиңел машина трактор арбасына бәрелә
Азнакай-Ютазы юлында "ГАЗ-270710" машинасында зур тизлек белән килгән берәү, куркынычсыз аралыкны саклый алмый, алда барган "МТЗ-80" тракторы арбасына килеп бәрелә. Әлеге юл һәлакәтендә җиңел машина хуҗасы да, аның пассажиры да авыр тән җәрәхәтләре алып, һәлак була. 31 май - 9 июнь көннәрендә генә дә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен...
-
Тымытык авылында Сабан туе күтәренке рухта узды
Тымытык авыл җирлегендә Сабан туе күтәренке рухта, оешкан төстә узды. Җигүле атларда авылның хөрмәтле ветераннары, ипи-тоз, чәк-чәк тоткан татар кызлары, егетләр, кыр батырлары, терлекчеләр, Тымытык авылы балалар бакчасы, мәктәп, Мәдәният йорты, участок шифаханәсе коллективлары, спортчылар, бала арбалары тарткан әниләр көчле алкышлар астында мәйдан әйләнде. Авылның киләчәге - яшь гаиләләрдә, дөньяга...
-
Азнакай авылларында печән өстенең иң кызган вакыты
Авылда печән өсте. Бүген аның иң кызган вакыты. "Союз-Агро" ҖЧҖ әлеге чарага иң җитди караучы хуҗалыкларның берсе. Алар бүгенге көндә 696 тонна азык берәмлеге хәзерләгәннәр. Бу бер баш шартлы терлеккә 1,7 центнер азык берәмлеге дигән сүз. Шулай ук "Чалпы" җәмгыятендә 61 тонна (1,7 ц), "Таллы Бүләк" тә 38 тонна (0,8...
-
Грант откан Азнакай укытучылары мәгариф проектларын тормышка ашырулары турында хисап тота
"Безнең иң яхшы укытучы-2013" бәйгесендә җиңеп, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы грантын откан укытучыларны гамәви тыңлаулар башланды. Узган ел әлеге мәртәбәле бүләккә районыбызда 55 педагог лаек булды. Грант алу шартнамәсе буенча, алар хәзер мәгариф проектларын тормышка ашырулары - олимпиадаларда, конкурсларда җиңүчеләр әзерләү, методик берләшмә, тәҗрибә эшчәнлеге белән җитәкчелек итү, укыту-методик...