10 май 2017 яңалыклары
-
“Союз-Агро” җәмгыятенең Актүбә бүлекчәсе игенчеләре төп культураларны чәчүне төгәлләп киләләр. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Биредә чәчү эшләре оешкан төстә, тулы куәтенә бара. Арпаны чәчеп бетергәннәр, иртәгә бодайны да тәмамлыйлар, кукурузга да тотынганнар. Тулырак "Маяк" газетасыннан укыгыз.
-
Сәпәй авылында Жиңу бәйрәменнән фоторепортаж.
8 май көнне Сәпәй авылында жиңунең 72 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Имам-хатыйб догалар укып бәйрәмне ачып жибәрде. Авыл жирлеге башлыгы Галиева Фәния ветераннарны тәбрикләде. Укучылар бәйрәм уңаеннан ветераннарга концерт номерларын бүләк итте. Чара җылы әңгәмәләр белән чәй табыны артында дәвам итте.
-
Азнакай районыннан чыккан Яр Чаллы мөгаллимнәре.
Яр Чаллы (рус. Набережные Челны, 1982 елның ноябреннән 1988 ел башына кадәр Брежнев дип атала) - Россиядә, Татарстанның төньяк-көнчыгыш өлешендә, Кама (Чулман) елгасының сул як ярында урнашкан шәһәр. Елга ярлары автомобиль һәм тимер юллар уза торган плотина белән тоташтырылган. Халык санын алуның соңгы мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасында халык саны 3773...
-
Азнакай районы китапханәләрендә балаларга сугыш турында сөйләделәр. ФОТОРЕПОРТАЖ.
-
Азнакай мәктәпләрендә янгын куркынычсызлыгына багышланган ачык дәресләр узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Янгын күзәтчелеге һәм профилактика эшчәнлеге бүлекчәсе һәм 87 нче янгын часте белән берлектә узган әлеге чарада укучылар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тирәнтен өйрәнделәр, МЧСта эшләүче абыйларына күпсанлы сораулар бирделәр.
-
Азнакайның тынлы уен кораллары оркестры Казанда чыгыш ясады
Казанда Кремль яры буенда "Паркларда һәм скверларда Җиңү көе" дигән тынлы уен кораллары оркестрлары фестивале узды. Анда Азнакай Мәдәният йортының Татарстан Республикасы атказанган мәдәният хезмәткәре Иван Сергеев җитәкчелегендәге коллектив та чыгыш ясады.
-
Азнакайда Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Азнакайда Җиңү бәйрәме алдыннан традицион май эстафетасы үтте. Ярышларда мәктәп укучылары, оешма-предприятие һәм учреждениеләр командалары үзара көч сынашты.