10 апрель 2017 яңалыклары
-
Азнакай хоккейчылары – республикада икенче!. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Азнакайның "Соколы" командасының 2002 елгы хоккейчылары үзләренең җанатарларын Республика чемпионатында икенче урынга чыгып сөендерде. Татарстан чемпионатының соңгы матчы Мамадыш бозында барды, уңыш көндәшләр командасына елмайса да, уенда спортчыларыбыз үзләренең чын осталыкларын күрсәтте. Ярышларда Раил Гатин исә республика чемпионатның "Иң яхшы хөҗүмче"се булып танылды. Команда тренерлары Радик Галиев һәм Адель Әюпов.
-
Азнакайлылар “Кулибиннар” олимпиадасына әзерләнә
Җиңү бистәсе мәктәбендә "Кулибиннар" олимпиадасына материаллар әзерләү" дигән темага семинар узды. Анда техник юнәлештәге өстәмә белем бирү педагоглары белем һәм тәҗрибә тупладылар.
-
Азнакайда бер юньсез йөкле хатынны көчләгән
Шаккатмалы бу җинаять декабрь кичендә күпкатлы йорт подъездында кылына. 19 яшьлек егет йөкле яшь ханымга җенси характердагы тәкъдим ясый. Хатын-кыз каршылык күрсәткәч, аны куркытып, көч кулланып үз дигәненә ирешә. Бу көннәрдә суд аңа карата хөкем җәзасы чыгарды, ул аны төзәтү колониясендә үтәчәк. Источник: http://aznakaevsky.tat.sudrf.ru
-
Азнакайда өстәл теннисы буенча республика ярышлары үтте. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Шушы көннәрдә җирлегебездә балаларга өстәмә белем бирү оешмалары арасында Бөтенроссия ачык Спартакиада кысаларында өстәл теннисы буенча республика ярышлары үтте.
-
Азнакай 9 нчы урта мәктәбе укучылары кошларга ярдәм итәләр
Азнакай 9 нчы урта мәктәбе Укучыларның Россия хәрәкәте оештырган "Кошлар турында кайгыртып" акциясенә кушылды. Укучылар ата-аналары ярдәмендә 50дән артык сыерчык оясы ясадылар. Аларның бер өлеше мәктәп территориясенә, калганнары урманга эленде.
-
Азнакай балыкчылары игътибарына!
Татарстанда балык тотуны тыю вакыты 25 апрельдә (уылдык чәчү чорында) башланып 10 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Идел-Каспий бассейнында, гомумән, һәвәскәрләргә дә ятьмә белән балык каптыру тыела. Бары тик бер кармак белән генә тотарга ярый, анда да эләктергеч ыргаклар саны икедән артык булырга тиеш түгел. Шулай ук 15 апрельдән 15 июньгә...
-
Азнакайлылар, сәламәтлеккә игътибарлы булыгыз!. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Үзәк сырхауханә бу чорда сихәтлеккә аеруча игътибарлы булырга чакырып акция үткәрде. Һәр иртәне медицина хезмәткәрләре үзләре физкультминуткалардан башлады. Оешма-предприятиеләргә чыгып авырулар, аларны булдырмау хакында лекцияләр үткәрделәр, кан басымын үлчәделәр, буклет-брошюралар таратылды. Источник: http://azncrb.ru/
-
“Эковесна 2017” бәйгесе кысаларында экологик дәрес узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
7 апрельдә Азнакай шәһәре гимназиясе бинасында "Эковесна 2017" бәйгесе кысаларында экодәрес узды. ТР экология һәм табигый ресурслар Министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре 2 "Б" классы укучыларына министрлык эшчәнлеге турында сөйләделәр. Дәрестә тәкъдир итү һәм видеофильм булды. Укучылар җәнлекләр турында бик күп рәсемнәр ясаганнар һәм шулар белән классны бизәгәннәр. Чара...
-
Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Н.М.Нәгыймов катнашында Сукаеш авылы мәктәбе директорының ачык дәресе. ФОТОРЕПОРТАЖ.
-
Азнакайлылар "Тоталь диктант язды". ФОТОРЕПОРТАЖ.