10 апрель 2015 яңалыклары
-
Азнакайда Әхәт Мөхәметшинның да эзләре саклана
Өч дистә елдан артык гомерен "Маяк" газетасына багышлаган Әхәт Мөхәммәтшин турында бу мәкалә 1997 елның 7 июнь санында дөнья күргән. Аннан соң күпме сулар аккан! Әхәт ага үзе дә арабызда күптән юк инде. Әмма аның истәлекләре, исеме - хезмәттәшләре һәм азнакайлылар күңелендә мәңге саклана. Машина җитез генә асфальт юлдан элдерә....
-
Азнакай районы Әгерҗе авылының ветераннары белән очрашу узды
Әгерҗенең тигез асфальт юлыннан кайтып киләбез. Кайгыртучан авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов Мәнәвездән тыл ветераннары Хәммәт Хөснуллин һәм Зәкия Хәкимҗанованы да кереп алган. Бүген Әгерҗе авылы мәдәният йортында тыл һәм сугыш ветераннарына Россия Федерациясе Президенты фәрманы белән булдырылган Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган юбилей медальләрен тапшыру тантанасы. Ветераннарыбыз күңел түренә...
-
Азнакайда пай җире шомафыйларының халыкны алдап йөрүе турында хәбәрләр ишетелә башлады
Авылларда пай җире шомафыйларының халыкны алдап йөрүе турында хәбәрләр ишетелә башлады. Әлегәчә пай җирләрен документлаштырмаган кешеләрне, аларга межалау үткәрәбез дип, 30 мең сум акча түләтеп, төп башына утыртып калдыралар. Янәсе, башка районнарда да шулай эшлиләр. Бу - чепчи ялган, законсыз гамәл. Шомафыйлар районның Үчәлле, Уразай авылларында инде йөргәннәр, алар ятьмәсенә...
-
Азнакай –Татарстанның иң төзек торак пункты
Татарстанда һәр елны торак-коммуналь хуҗалыгы үсешендә һәм төзекләндерү буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән шәһәр һәм авылларны билгеләү өчен "Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты" конкурсы уздырыла. Шушы көннәрдә 2014 ел нәтиҗәләре буенча бәйге җиңүчеләре билгеле булды. Халкы 30 меңнән алып 45 меңгә кадәр булган шәһәрләр номинациясендә Азнакай - беренче, халкы...
-
Миллионнары булса, азнакайлылар нинди эш ачар иде икөн?
Хәзер хөкүмәтнең игътибары кече һәм урта бизнесны үстерүгә юнәлтелгән. Миллионнары булса, азнакайлылар нинди эш ачар иде икөн? Чираттагы сораштыруыбыз әлеге хакта. Алмаз, 21 яшь: - Мин машиналар яратам, һөнәрем дә - автомеханик. Миллионнарым булса, автосервис ачар идем. Гөлназ, 40 яшь: - Ап-ак туй күлмәге кигән кәләштән дә матуррагы бармы икән?...
-
Эшкуарларыбыз Азнакай икътисадын үстерүдә зур роль уйный
Хәзер инде җөмһүриятебез җитәкчеләре дә җитештерүне арттыру, аның белән шөгыльләнүче эшмәкәрләребезгә шартлар тудыру, "салым каникуллары" һәм башкалар турында ныграк уйлый башладылар. Бигрәк тә бүгенге икътисади катлаулы чорда җитештерү чыннан да зур әһәмияткә ия. Татарстан Республикасы лидеры Рөстәм Миңнеханов та муниципалитетлар алдына урта һәм кече эшмәкәрлекне актив үстерү бурычын куя. Азнакай...
-
Азнакайда 15–16 апрельдә мәдәният хезмәткәрләренең республика семинары узачак
Авыл тормышын ничек кызыклы итәргә, яшьләрнең буш вакытын ничек файдалы итеп оештырырга - бу сорауларга җавапны мәдәният учаклары хезмәткәрләре 15-16 апрельдә узачак республика семинарында табачак. Азнакайга 9 районнан мәдәният хезмәткәрләре заманча эш алымнары һәм милли традицион культураны саклау буенча тәҗрибә уртаклашырга, белемнәрен тирәнәйтергә җыйнала.