10 март 2017 яңалыклары
-
«Татар рухы һәм каләм» VII Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе игълан ителде
«Татар рухы һәм каләм» Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе ел саен милли өстенлекләрне пропагандалау максатыннан оештырыла. Бәйгене оештыручылар: «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты. Бәйгегә эшләр 2017 елның 30 июненә кадәр кабул ителә. Оештыру комитеты адресы: 420066, Казан шәһәре, К.Маркс урамы,...
-
Азнакайда Нефтьчеләр урамын төзекләндерү буенча фикер алыштылар. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Шәһәрнең Мәдәни үзәгендә уздырылган Нефтьчеләр урамын төзекләндерү буенча фикер алышуда Казаннан вәкилләр дә катнашты. Чарада азнакайлылар төркемнәргә бүленеп, Нефтьчеләр һәм Хәсәншина урамнарын төзекләндерү буенча үз эскиз проектларын төзеде һәм аларны башкаларга тәкъдим итте. Күпчелекнең фикере уртак булды: ял итүчеләр өчен утыргычлар, яктырткычлар, чүп ташлау өчен махсус кәрҗиннәрне күбрәк итәргә кирәк,...
-
Азнакайда җиңел атлетика буенча ярышлар бара. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.
Азнакайда мәктәп укучылары Спартакиадасы кысаларында җиңел атлетиа буенча ярышлар бара. Район һәм шәһәрнең барлык мәктәпләреннән килгән укучылар "Чатыр-Тау Арена" спорт комплексында урыннан озынлыкка сикерү, 60 метр арага йөгерү, эстафета буенча җитезлекләрен сыныйлар.
-
Азнакайда “Тоннель” рейды бара
Азнакайда юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклар буенча "Тоннель" рейды бара. Анда ЮХИДИ инспекторлаы белән берлектә, участок уполномоченныйлары, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге инспекторлары да катнаша. Узган атнада уздырылган рейд барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы 26 кеше ачыкланды, шулардан ике шофер - аек булмаган килеш руль артына утыручы. Аларның "корыч...
-
Азнакай районы “Марс” хуҗалыгында агропредприятиеләр җитәкчеләре һәм терлекчелек белгечләре өчен семинар-укулар узды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Анда Республикадан килгән белгечләр бу өлкәдә эшлекле киңәш-тәкъдимнәрен бирделәр. Сөйләшү - төп керем чыганагы булган терлекчелек тармагын тагын да табышлырак итү хакында. Семинарның практик өлешендә хуҗалыкта алдынгы эш алымнары белән таныштылар. Бу хакта тулырак "Маяк" газетасыннан укырсыз.
-
Азнакайның үзәк урамында юл-транспорт һәлакәте булды. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Ленин урамында килеп туган юл-транспорт һәлакәтендә, бәхеткә, каза күрүчеләр булмаган.
-
Азнакайда ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүче хатын-кызларга чәчәкләр бүләк итте. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннар район ЮХИДИ бүлеге инспекторлары бәйрәм акциясе үткәреп, машина йөртүче гүзәл затларга чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.
-
Азнакай 2 нче урта мәктәбе педагог-оештыручысы А.Егорова “А-Форум”да катнаша
Азнакай 2 нче урта мәктәбе педагог-оештыручысы А.Егорова "А-Форум"да - Сәләтләр Университетының ел саен үткәрелә торган стратегик сессиясендә катнаша. "А-Форум" - ул Татарстан Республикасында кеше капиталын үстерү һәм талантлар белән идарә итү өлкәсендәге трендлар буенча фикер алышу өчен үзәк мәйданчык.
-
Азнакай мәктәпләрендә «Сыйныф дуслыгы серләре» бәйгесенә әзерләнәләр. ФОТОРЕПОРТАЖ.
Азнакай шәһәре мәктәпләрендә эш кайный. Ата-аналар һәм укучылар сыйныф җитәкчеләре белән берлектә «Сыныйф дуслыгы серләре» бәйгесенә әзерләнәләр.
-
Азнакай районы Стәрле авылында 8 март бәйрәме уңаеннан “Ягез әле, кызлар” чарасы куңелле үтте. ФОТОРЕПОРТАЖ.
-
Курчак театры – тәрбия чарасы да
Район балалар китапханәсе каршында күп еллар "Улыбка" курчак театры эшләп килә. Аның һәр тамашасы укучыларга шатлык китерә, чөнки андагы вакыйгалар уйлап чыгарылган булсалар да, һәркемгә яхшы таныш. Мәсәлән, "Көлдергечләр "Тукта!" диләр" спектаклендә геройлар урмандагы янгынга каршы көрәшәләр, аның сәбәпчесен эзлиләр һәм андый очракта үз-үзеңне ничек тотарга кирәген аңлаталар. Дилә Шәрипова...
-
Яшь туристлар Азнакай данын лаеклы якладылар
Тукай районының Яңа бистәсендә Татарстан Республикасы мәктәпләре укучылары арасында кышкы туризм буенча ярышлар узды. Анда 3 яшь категориясендә төрле шәһәр һәм районнардан 34 команда көч сынашты. Өч көнлек каты көрәштән соң районыбыз данын яклап, уртанчылар төркеме (җитәкчеләре - Владимир Соколов) икенче урынны яулады. Кечкенәләр төркеме (җитәкчеләре - Радик Исмәгыйлов) -...