10 февраль 2017 яңалыклары
-
35 яшьлек азнакайлыны мошенниклар алдаган
Узган атнада 35 яшьлек ханым дежур бүлеккә мөрәҗәгать итеп, мошенниклар кармагына эләгүен әйтә. Баксаң, аңа социаль челтәр аша бер танышы мөрәҗәгать итеп, үзенең финанс кыенлыклар кичерүен әйтә һәм акчалата ярдәм сорый. Дустына ярдәм итү теләге көчлерәк булып чыга, әлбәттә, каза күрүче аны-моны уйлап тормый, күрсәтелгән банк картасына 5 мең сум...
-
Азнакайда “Россия чаңгы юлы” массакүләм ярышы узачак
Башка еллардан аермалы буларак, быелгы кышны кыш дисәң дә була, ичмасам! Битләрне алсуландырырлык салкыны, әйләнә-тирәне каплаган ап-ак кары белән килгән кыш - чаңгы спорты белән мавыгучылар өчен зур куаныч. Рәхәтләнеп яраткан шөгылең белән мавыгырга, бер үк вакытта яздагыча яктырткан кояштан көч алырга, сәламәтлегеңне ныгытырга була. 11 февральдә чаңгы спортын сөюче...
-
Азнакайлылар, янәшәбездә ялгыз яшәүче өлкәннәр барын онытмыйк
Бүгенге көндә районыбызда 80 яшьтән узган 500ләп ялгыз әби-бабай яши. Аларның безнең ярдәм-кайгыртуга мохтаҗ булуы хакында онытмыйк. Авылларда аларның хәлен белешеп торалар, көнкүрешләрендә күршеләр дә ярдәм итә. Әйтик, бу нәүбәттән Әлкәй авыл биләмәсендә оештырылган эш игътибарга лаек. Биредә мәктәп укучылары да тимурчылык хәрәкәтен яңартып җибәргән. Ялгыз яшәүче әби-бабайларга хуҗалык эшләрендә...
-
Һава торышы
Синоптиклар фаразлавына караганда, 10 февраль көнне, Азнакайда түбәндәге һава торышы көтелә. Болытлы һава, бераз кар явачак. Һава температурасы көндез -12, төнлә -16 градус, җил - секундына төн яктан 3 м тизлектә, атмосфера басымы терекөмеш баганасының 751 мм тәшкил итәчәк, һава дымлылыгы 75-80 процент.
-
Бүген Яшьләр үзәгендә – Азнакай осталары ярминкәсе
Азнакаебыз уңган-булган, кул эшләренә осталарга бай. Актүбә уенчыклары, Азнакай курчаклары республикага гына түгел, илкүләм танылып, районыбыз брендына әверелде. Бүген 14.00 сәгатьтә Яшьләр үзәге районыбызда яшәүче тегү-чигү, рәсемнәр иҗат итү, сувенирлар, башка әйберләр ясаучыларның эшләрен туплаган ярминкә үткәрә. Анда аларны хозур кылырга гына түгел, ошаганын сатып та алырга була.
-
Азнакай районы Сарлы авылы мәктәбендә кул көрәше узды
Районда хәрби-патриотик айлык бара. Аның кысаларында мәктәпләрдә төрле спорт ярышлары уздырыла. Сарлы мәктәбендә кул көрәше буенча ярышлар үтте. Үз көчләрен сынап карарга теләүчеләр күп булды.
-
Азнакай укучылары - оста шахматчылар
Азнакайда балаларның дәрестән соң вакытларын файдалы итеп үткәрүгә зур игътибар бирелә. Быел район мәгариф идарәсе өстәмә белем бирү буенча республикада беренчелекне яулады. Соңгы елларда укучылар арасында шахмат белән кызыксыну арткан. Азнакай 1 нче урта мәктәбендә А.Кучумова җитәкчелегендә "Шахматлар" түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр дә үзара ярышларда көчләрен сыныйлар һәм остарганнан остара баралар.
-
Азнакай гимназиясе тәҗрибәсен унбер район өйрәнә
Азнакай гимназиясендә директорлар семинары бара. Анда республиканың көньяк-көнчыгыш районнарындагы 11 мәктәп директоры катнаша. Алар гимназиянең дәрестән соң һәм өстәмә белем бирү буенча эшчәнлеген өйрәнләр.
-
Азнакайда булачак астроном үсә
Астрономия буенча Азнакай 5 нче урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Сергей Михайлов республика олимпиадасында - җиңүче, 9 нчы сыйныф өчен төбәк этабында призер булуы турында хәбәр иткән идек инде. Һәм менә тагын бер куанычлы хәбәр: ул Новосибирск шәһәрендә астрономия буенча узган "Малая Медведица" Бөтенроссия бәйгесендә дә призер булды.
-
Азнакайлыларны ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев кабул итә
14 февраль көнне 10.00 сәгатьтә "Бердәм Россия" партиясенең Азнакай җирле бүлегендә (Солтангалиев ур., 21, Мәдәният йортының 1 нче каты) ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев район халкын кабул итә. Алдан язылу өчен тел.: 7-01-92.
-
Педагоглар хезмәтне саклауга сак карый
Мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы "Профсоюзның хезмәтне саклау буенча иң яхшы уполномоченные - 2017" исеменә конкурсның муниципаль этабына йомгак ясады. Бәйгедә катнашкан 5 учреждениедә булып, жюри хезмәтне саклау буенча уполномоченныйларның белем дәрәҗәсен, эш алымнарын, пофсоюз әгъзаларының бу өлкәдә хокукларын яклау буенча күзәтү нәтиҗәлелеген бәяләде. Район күләмендә Азнакай 2 нче урта...